Эшләмәсә авырый башлый

2019 елның 21 июне, җомга

Эшләмәсә авырый башлый

Шушы көннәрдә Иске Кенәрдә яшәүче Талига апа Кадыйровага 90 яшь тулды. Олы юбилее белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да килгән иде. Бу хөрмәткә Талига апаның күңеле булды, шатлыклы яшь бөртекләре каплап алган күзләрен ул кулындагы чәчәкләр артына яшерде.

– Сезне бик көтте. Иртә таңнан торып, киенеп куйган иде инде, – диде оныгы Гөлшат.

Сөйли алыр микән инде, дулкынланса елый башлый, аннан кан басымы күтәрелә, дигәч, бик күп авырлыклар күргән, ике баласы үлемен кичергән ананы борчымаска булдым, балалары Тәнзилә һәм Рәзинә белән аралашып алдым. Тәнзилә Яңа Кенәрдә яши, юбилеен үткәрергә әнисен үз янына алып килгән, тантанага туганнарын да җыйган. Ә Талига апа үзе төп йортта Рәзинә кызы, оныклары һәм оныкчыклары белән.

– Бездә генә яшә, тынычрак бит, дибез. Эшсез тора алмыйм, авырта башлыйм, ди. Әле дә тавык-чебешләр янында мәш килә, – ди Тәнзилә.

– Ирек куйсаң, чүп утарга да чыгасы. Көзен көн буе бакчадан кермәде, безнең белән бәрәңге алды. Соңгы вакытта гына авыргалап алды, – дип кушыла Рәзинә. – Күзе ачылдымы, эш турында уйлый башлый. Элек, без бала чакта, төне буе эшләп чыга, иртән йокыдан торганда идәннәр юылган, мичләр агартылган  була иде.

Алты балалы гади колхозчы гаиләсендә үсә Талига апа. Балачагы, яшьлеге сугыш, сугыштан соңгы елларга туры килә. Ул чорның авырлыклары аны да читләтеп үтми. Бик тырыш гаиләдә үскән ул. Әнисе ул вакытта да, 75 яшенә кадәр берүзе яшәп тә сыерны бетермәгән. Шуңа балалар ач та булмаган.

1950 елда авылдашы Зиннурга кияүгә чыга Талига. Ире гомер буе колхозда ат белән эшли. Дүрт балалары туа. Зиннур абый күптән вафат инде. Исән булса, Талига апа белән бергә 7 оныгы, 10 оныкчыгы өчен сөенеп туя алмас иде.

– Әни бик йомшак күңелле, ярдәмчел кеше булды, – ди Яңа Кенәрдә яшәүче Тәнзиләсе. – Без әле йокыдан да тормаган булабыз, ул менеп җитә иде инде. Бик булышты, рәхмәтләр яусын үзенә. Безне сөендереп әле озак яшәсен.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International