Сабакташлар ярты гасырдан соң очрашты
Казанбаш мәктәбе шушы көннәрдә кадерле кунаклар кабул итте: 50 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар очрашу кичәсенә, алтын датаны бәйрәм итәргә җыелды.
Казанбашка кадәр “Арча РМЗ” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев машинасына утырып бардык. Даниял Шакир улы сыйныфташлары белән очрашу мизгелләренә дулкынланып та, ашкынып та кайта. Аның сыйныфташларын искә төшерүе, мәктәп елларындагы хатирәләре, Түбән Мәтәскәдән Казанбаш мәктәбенә кышын чаңгыда, җәен велосипедта барулары турындагы истәлекләрен тыңлап юл сизелмәде дә. Әлеге мәктәптә 9, 10нчы сыйныфларны гына укыса да, һәркемне җылы итеп искә төшерә Даниял абый. Очрашу да аның идеясе белән оешкан. Ул күңелендәге уйларны сыйныфташы, Көтектә яшәүче Фәнис Идрисовка әйтүгә, ул хуплап алып, бергәләп тотыналар. Сыйныфташларын эзләп Чаллыга кадәр барып җиткән Фәнис абый. Мәктәп капкасы төбеннән үк яшьтәшләрен каршы алучы да ул булды.
Сыйныфташлар башта берәрләп килсә, сөйләшенгән сәгать якынлашкан саен икешәр-өчәр килә башлады. Сыйныф бүлмәсенә керәләр дә, бер-берсенә текәлеп карап, йөзләрдәге таныш чалымнарны эзли башлыйлар. Кемнедер шундук таныйлар, кемнәндер исем-фамилиясен сорарга туры килә. Моңарчы да түгәрәк даталарда очрашып, мәктәпне тәмамлауның 30, 40 ел тулган даталарында күрешкәннәре булганнар берсен-берсе таный, әлбәттә, тик арада очрашуга бөтенләй кайта алмаганнар да бар шул. Әнә, Казанбаш кызы Фәридә Ибәтуллина, мәсәлән. “Тәмамлап чыгып киткәннән бирле мәктәпкә беренче аяк басуым. Төрле җирләрдә яшәргә туры килде, шунлыктан очрашуларга да кайта алмадым”, – ди. Танымау гаеп тә түгел. Ничә авыл баласын бергә туплап белем биргән бит Казанбаш мәктәбе: Казанбаш, Көтек, Мөндеш, Мәтәскә генә түгел, Курса, Тылаңгырлар да килеп укыган биредә. 1969 елда ике сыйныфка 50дән артык укучы мәктәпне тәмамлап июнь аенда кулларына аттестат тотып олы тормыш юлына киткән.
Очрашуга үзләреннән берничә яшькә генә өлкән, кызларны технология фәненнән укытып, тегүгә өйрәткән Розалия Заһриева да килгән. Ул бүген мәчеттә дин сабагына өйрәтә. Элеккеге укучылар белән очрашып, үзе дә яшьлегенә кайткандай булды Розалия апа. Сабакташлар бәхетле: үзләре инде 70 яшькә таба барса да, сыйныф җитәкчеләре исән-сау. Бүгенге бәйрәмгә килү бәхетенә ирешә алмаса да, Римма Хәстиева заманында үзе белем биргән егетләр белән күрешә алды, инде бүген ир солтаннары булган укучылары хәлен белеп килде аның.
Очрашу кичәсе Югары Курсадан килеп укыган Камил хәзрәтнең Коръән сүрәсе белән башланып китте. Мәктәп коллективы җырлы-моңлы матур кичә әзерләгән. 1969 елгы чыгарылышка 2019 елгы чыгарылыш укучылары бию- ләрен, җырларын бүләк итте. Очрашуга килә алганнарның саны өч дистәгә дә тулмый. Аллаһы Тәгалә үзләренә бер күрешү мөмкинлеге биргәнгә шатлана алар. Бергә укыганнарның ничәсе җир куенында ята бит... Камил хәзрәт укыган Коръән сүрәләре аларның һәм инде дөньяда булмаган укытучыларның якты истәлегенә багышланды.
Истәлекләр дә барланды, рәхмәтләр дә әйтелде. 30, 40 ел элек очрашкан 8-10 сыйныфташ бер-берсенең тормышыннан хәбәрдар булса да, күбесенең тормышы сер булып кала иде. Бүген һәркем үзенең яшәеше белән таныштырды. Һәммәсе тормышта үз урыннарын табып игелекле хезмәт итеп, күбесе бүген лаеклы ялда тыныч кына гомер кичереп ята.
Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Арча үзешчәннәре башкаруындагы яшьлек җырларын ишетеп, кушылып җырлап рәхәтләнеп ял иткән сыйныфташлар очрашу өчен Даниял Шакир улына рәхмәт укып туя алмадылар. Ә Даниял Фәсәхиев үзен олы тормыш юлына очырган мәктәпкә буш кул белән кайт- маган – чит илдә эшләнгән заманча технологияле печән чапкыч бүләк итте ул.
Укучылары мәктәптә һәрвакыт кадерле кунак. Мәктәп коллективы сабакташларны “Тагын биш елдан көтәбез”, – дип озатып калды. Насыйп булса, күрешми калмаслар.
Розалия САФИНа