Күп балалы гаиләләр, сезнең өчен!

2019 елның 21 июне, җомга

Күп балалы гаиләләр, сезнең өчен!

(яңалыклар бар)

Социаль түләүләр

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге каршындагы матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.

– Лилия Тәбрисовна, күп балалы гаиләләргә социаль түләүләр  һәм бу категориядәге гаиләләргә кагылган соңгы яңалыклар турында аңлатып үтсәгез иде.

– Күп балалы гаиләләргә субсидия–ташламалар исәпләү буенча әлегә яңалыклар юк. Ә менә салым түләү буенча һәм поездда ерак юлга чыкканда бирелә торган субсидияләр буенча да яңалыклар бар. Социаль түләүләр буенча аңлатып үтәм. Бүген өч һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләдә 6 яшькә кадәрлеләргә ай саен 131 сум өстәп түләнә. Билгеле бер нормативлардан чыгып, торак һәм коммуналь хезмәтләр чыгымының 30 процент күләмендә субсидия–ташлама каралган. Мәктәп- ләрдә, һөнәр алу йортларында укучы балаларга юл чыгымнары өчен ай саен 295 сум субсидия бирелә. Бу субсидия 18 яшькә кадәр түләнә.

– Гаиләдә җан башына туры килгән керем Татарстандагы яшәү минимумыннан азрак булган очракта дәүләттән нинди ярдәм бар?

– 16 яшькә кадәр балаларга ай саен 321 сум пособие бирелә.

– Ялгыз ана балаларына күпме?

– Һәр балага 849 сум.

– Бер тапкыр 100 мең сум пособие алу турында да әйтеп үтсәгез иде.

– 2018 елның февраленнән эшли башлады ул закон. Авыл җирендә яшәгән ана 29 яшенә кадәр өч баласын тапса, бер тапкыр 100 мең сум бирелә. Беррәттән шуны да әйтим, авыл җирендә яшәгән ана 25 яшькә кадәр бала тудырса, дәүләттән бер тапкыр 50 мең сум ала.

– Сөйләшү башында поезд билетларына субсидияләр бирү буенча яңалык бар дидегез, шул турыда да ишетәсе килә.

– 2019 елның 1 июненнән күп балалы гаиләләр поездда ерак юлга чыкканда аерым ташламалардан файдалана. 2019 елның июнь–июлендә вагон купесына зурларга һәм 10 яшьтән 17 яшькә кадәрле балаларга билетны 20 процент ташлама белән сатып алып була. Ә 5 яшьлек балалар поездда бушлай сәяхәт итә. Дөрес, бу очракта бала аерым урын биләргә тиеш түгел. Ә 5 яшьтән 10 яшькә кадәрлеләргә билетлар – гадәттәгечә балалар тарифы буенча. Ташламалы билетларны кассаларда күп балалы гаилә кенәгәсе белән сатып алып була.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

 

Салым түләүдә  яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә милек һәм җир салымы түләүдәге яңалыкларны аңлатуны сорап, республиканың 5нче районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– 2019 елдан күп балалы гаиләләргә милек һәм җир салымы буенча аерым ташламалар каралды, – дип сөйләде Мөнир Шәйдуллин. – Аны өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әти-әниләр, баланы уллыкка яки кызлыкка алучылар, опекуннар алырга хокуклы. Милек  буенча һәр балага фатирның 5 кв. метрына, ә шәхси йортта яшәүче гаиләдәге һәр балага 7 кв.метрга салым исәпләнми. Мәсәлән, әгәр дә 80 кв. метрлы фатирда өч балалы гаилә яши икән, ул вакытта 20 кв. метрга һәм һәр балага 5 кв.метр исәбеннән салым исәп- ләнми. Нәтиҗәдә, гаилә 45 кв. метр өчен генә салым түли булып чыга. Әгәр дә 80 кв.метрлы шәхси йортта өч балалы гаилә яшәсә, 50 кв. метрга һәм һәр балага 7 кв.метрга салым исәпләнми. Үз йорты белән яшәүче гаилә 9 кв. метрга гына салым түли. Исегезгә төшерәбез: моңарчы да барлык физик затларга фатир, йорт, бүлмәләргә салым түләгәндә ташламалар бар иде. Бүлмәнең 10 кв. метрына, фатирның 20 кв. метрына, шәхси йортның 50 кв. метрына салым түлисе юк.

– Җир салымы буенча нинди яңалыклар бар?

– Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр җир участогының 600 кв. метрына түләүдән азат ителәләр. Мәсәлән, күп балалы гаиләнең җир участогы 10 сутый ди. Гаилә шуның 4 сутыена гына салым түли. Әгәр дә гаиләнең 6 сутый җире бар икән, ул вакытта бөтенләй салым түләргә кирәкми. Салым буенча ташламалар быел 2018 ел өчен салым түләүләрне исәпләгәндә исәпкә алыначак. Ташламалар бары тик бер генә бүлмәгә, фатирга, шәхси йортка һәм бер җир участогына каралган. Ташламаларга хокукы булган һәр гражданин салым инспекциясенә килеп яки үзенең шәхси кабинеты аша гариза язарга тиеш. Сораулар туса, Интернет–сервиста “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат” дигән nalog.ru сайтына кереп карарга була.

– Мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International