Аллеяда йолдызлар артты

2019 елның 21 июне, җомга

Аллеяда йолдызлар артты

Район хакимияте каршында урнашкан Дан аллеясында чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле йолдызлары тагын икегә артты. 19 июньдә йолдызларны ачу тантанасы булды.

Йолдыз ачу тантанасы ел да көтеп алынган мизгел. Быелгы бәйрәм чарасына өлкән абый-апаларын котлап, дәртле чыгышлары белән ямьләргә Арча Укучылар сараеннан биюче “Сөембикә”ләр, Арча сәнгать мәктәбеннән җырчы Илзирә Сираҗиева да килгән.

Дулкынландыргыч мизгелләр: кемнәргә бәхет елмаер? Ул бәхетлеләр – Арчаның 1нче мәктәбеннән Алмаз Закиров һәм Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Зәлифә Әүхәдиева. Икесе дә тырыш, сәләтле, олимпиадалардан кайтып кермәгән, район данын күтәрүдә өлеш керткән укучылар. Аллеяда үз исемнәрендәге йолдызларның урын алуы алар өчен көтелмәгән бүләк булган. Укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйлар.

Зәлифәгә 11 ел уку дәверендә өч мәктәпнең укучысы булырга насыйп булган: Көтек башлангыч мәктәбендә укыганнан соң ул Казанбаш мәктәбендә укыган, 10-11 сыйныфны Түбән Мәтәскәдә тәмамлаган. “Кызыма һәрвакыт яхшы укытучылар гына туры килде, тырышлыгын күреп, ярдәм кулын суза белделәр. Һәр мәктәп коллективына рәхмәт”, – ди әнисе, озак еллар Казанбашта китапханәче булып эшләүче Рузилә ханым. Алмаз яхшы укуы, үрнәк булуыннан тыш тхэквондо буенча республика, Россия ярышларында катнашып җиңүләр яулаган егет. Мәктәп директоры Эльмира Сафина Алмазның үзен мактаганнарын яратмавын белсә дә, бүгенге чарада мактамый булдыра алмады. “Үз сүзендә тора белә торган, намуслы, тырыш егет ул. Уку елы ахырында Алмазның дистәгә якын спорт бәйгесендә, олимпиадада катнашасы булды, өстәвенә, БДИга әзерләнәсе бар. “Әллә берәрсенә бармыйсыңмы?” дигән киңәшебезгә ул: “Олимпиадага әзерләгән укытучыларым, ярышларга әзерләгән тренерым миңа өметләр баглап, вакытларын кызганмый тырышты, мин аларны уңайсыз хәлдә калдыра алмыйм”, – дип һәммәсендә катнашты. Нәтиҗәсе – һәр катнашкан бәйге, ярыштан яхшы күрсәткечләр белән кайтты, БДИда да (әлегә берсе генә билгеле) югары балл җыйган”, – дип Алмазны үрнәк итеп китерде.

Әлеге тантаналы чарага кадәр район башлыгы тырыш һәм сәләтле балалар белән очрашып, яшь буынны кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты, республика олимпиадаларында җиңүче булган укучыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырган иде. Узган елгы уку елында олимпиада җиңүчеләре 45 булса, быел алар 62гә җиткән! Хәер, Россия һәм республика күләмендә уздырылган күп төрле спорт ярышларында, фестивальләрдә, конкурсларда яшь райондашларыбызның исеме елдан-ел ешрак яңгырый. Киләчәктә тагын да күбрәк ишетеп, райондашларыбызның уңышларына куанып яшәргә язсын. Моның шулай булачагына шик юк. Арчада ачылачак яшьләр үзәге, “Балыкчы авылында” киләсе елдан эшли башлаячак полингваль ял итү лагере, һичшиксез, сәләтле яшьләргә мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәр.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International