Министр Яңа Чүриледә
Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы берничә ел район үзәге булып торган Яңа Чүриле авылында бүген 51 хуҗалык исәпләнә, 169 кеше яши. Район үзәге булып торгандагы биналарның шактые “исән” әле. “Менә монысы райком бинасы булган”, – диде Яңа Чүриле психоневрология интернаты директоры Рамил Гарипов.
Элек зур авыл булган ул, йорт-җирләр урыннарына карап моның шулай икәнлеген әле дә чамалап була. Гөберчәк авылында туып-үскән, укытучы булып эшләгәндә Яңа Чүрилегә җыелышларга йөргән мөхтәрәм язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләрендә әлеге авылның ул вакыттагы халәтен матур итеп тасвирлый, халкын хөрмәт белән искә ала.
Яңа Чүриленең халык яратып телгә ала торган участок хастаханәсе дә бар иде. Арчада урын җитмәгәндә авыруларны шунда юлладылар. Йөрергә дә җайлы – поездга утырасың да озак та үтми Яңа Чүриленең үзендә үк төшеп тә каласың. Танылган табиб Альфрид Җиһаншин соңрак биредә энә белән дәвалау, аерым диета буенча ябыгу амбулаториясе ачкан иде.
Яңа Чүриленең төп халкы аз калса да, кеше саны күпкә артык аның, урамнарында халык тыз да, быз йөреп тора.
Узган ел авылның юлына асфальт түшәлде. Авылны саклап торучы шәһәрчек – Яңа Чүриле психоневрология интернаты. Әлеге интернат 1956 елда оеша. Ул вакытта бетерелгән районның административ биналарын инвалидлар йорты итәләр. Бер катлы башкарма комитет һәм башка оешмалар биналарына 70 кеше урнаш- тыралар.
Ул вакыттагы белән бүгенге шартларны чагыштырсаң – аерма җир белән күк арасы кебек. 6 корпуста 365 авыру яши. Психик авыру кешеләр алар, даими карауга, көнкүреш һәм медицина хезмәте күрсәтүгә, тернәкләндерү чараларына, социаль-хезмәт җайлаштыруына мохтаҗлар. Бу кешеләргә 119 хезмәткәр: табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, нянялар һ.б. хезмәт күрсәтә. Өч катлы яңа торак корпус 2009 елда ачылды, территорияләре каралган, тирә- якта чәчәкләр, ял итү өчен эскәмияләр куелган.
Авыруларның психик сәламәтлегенә һәм яшенә карап төрле чаралар (бәйрәмнәр, конкурслар, чәй эчүләр) оештыралар. Хезмәт терапиясе дә кулланыла, остаханәләрдә шөгыльләнү әлеге кешеләргә шатлыклы мизгелләр бүләк итә.
Дәүләтебезгә рәхмәт, ул кайгыртмаса, кем кайгыртыр иде алар турында? Әле менә быел илкүләм проект кысаларында биредә өч катлы тагын бер торак корпусы төзелә башлады. Аны “Арча МСОсы” ширкәте осталары төзи. 18 июньдә төзелеш барышын Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән район башлыгы Илшат Нуриев та карадылар. Таләп: билгеләнгән срокта, сыйфатлы итеп төзергә!
Ильяс Фәттахов