Һөнәрләре — яшәү рәвеше
8 июньдә социаль хезмәткәрләр ел да һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү бәйрәме Сабантуйлар узгач Арча сәнгать мәктәбе бинасында узды.
Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары белән аерылып торган райондашларыбызга–социаль хезмәткәрләргә министрлыкның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларын, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов район башлыгының Рәхмәт хатларын, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова Мактау грамоталары тапшырды.
Ел саен көндәлек тормышыбызга заманча технологияләр керә бара. Әмма халык барыбер социаль хезмәткәрләрнең ярдәменә, аларның җылы карашына, җылы мөгамәләсенә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр – ул гади генә һөнәр түгел, күңеле киң булган, риясыз ярдәм итә белгән, бер эшне дә авырсынмый башкарган кеше генә эшли ул тармакта. Аларга мохтаҗларга ярдәм итү, көчсезләрне саклау, яклау бурычы йөкләнгән. Әлеге игелек ияләре авыр тормыш шартларында калган өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә, аларның сөенечен һәм көенечен уртаклашып, булышырга ашыга, юата белә.
Һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы, сабыр холык- лы, миһербанлы, шәфкатьле, уңган хезмәткәрләргә бәйрәм котлавы итеп Арча сәнгать мәктәбенең җырчы, биючеләре дәртле чыгыш- ларын бүләк итте.
Розалия Сафина