Яңа Чүриледәге төзелеш контрольдә
Яңа Чүриледә илкүләм проект кысаларында психоневрология интернаты янына өч катлы тагын бер торак корпусы төзелә башлады. Аны “Арча МСОсы” ширкәте осталары төзи.
18 июньдә төзелеш барышын Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән район башлыгы Илшат Нуриев та карадылар. 19 июньдә, җәмәгать контроле кысаларында районның ветераннар советы һәм Иҗтимагый совет әгъзалары, Арчаның территориаль үзидарә җитәкчеләре, дини оешма вәкилләре Яңа Чүриледәге яңа төзелеш барышы белән таныштылар. Әнә шулай илкүләм проект кысаларында башланган төзелешны онытмыйлар, ул контрольдә тора.
Румия САТТАРОВА