Безнең хәтер вакыттан көчлерәк
22 июнь көнне Җиңү паркында зур чара булды. Биредә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан “Ахыры булмаячак хәтер бар” дигән исем астында “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе, хәрби комиссариат, мәгариф, мәдәният идарәләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан митинг үткәрелде.
Җиңү паркы капкасын атлап керү белән балаларның шатлыклы көлү авазлары ишетелде. Кайберләренең кулларында уенчык очкычлар. Матур итеп киенгән егетләр һәм кызлар күзгә ташланды. Өлкәннәрнең дә йөзләре тыныч. Күк йөзе дә зәп-зәңгәр. 1941 елның 22 июнен күз алдына китерергә тырыштым. Чик буенда бу минутларда мәхшәр булган. Фашист самолетлары бомбалар яудырып, авыллар, шәһәрләрне утка тоткан, беренче булып авырлыкны үзләренә алган кешеләр шунда ук үлеп беткән.
Юк, без аны күз алдына китерә дә алмыйбыз. Китерергә дә язмасын. Балаларыбыз, оныкларыбыз йөзләрендә һәрчак шулай шатлыклы елмаю балкысын, илебез күгендә кара болытлар куермасын. Очкычлар балалар кулларына уенчык буларак кына килеп эләксен.
Митинг Левитанның сугыш башлануы турындагы хәбәре белән башланып китте. Йөрәк өзгеч тавыштан тәннәр чымырдап, күзләр яшь белән капланды. Расих Галимҗанов башкаруында “Герман көе” яңгыраганда сугышка китүче ирләр, озатып калучы елаудан шешенеп беткән хатыннар, кайгыдан картаеп киткән аналар, әле нәрсә булганын да аңларга өлгермәгән балалар күз алдына килеп басты.
– Бу көнне миллионлаган кешеләрнең киләчәккә булган планнары – каникуллар, имтиханнар, туйлар... юкка чыкты. Тормышның асты өскә әйләнде. 78 ел вакыт үтеп китсә дә, һәр ел ул көн хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә, – диделәр чараны алып баручы Карина Фәттиева һәм Раил Гайфуллин.
– Чыннан да, бу бик куркыныч Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бөтен ил өчен зур кайгы булган ул. Безнең районнан фронтка киткәннәрнең яртысы әйләнеп кайтмаган. Россиядә сугыш кагылмаган гаилә юктыр да. Минем үземнең дә бабам, әтиемнең абыйсы сугыштан әйләнеп кайтмаган. Бер гаилә дә үзенең героен онытмый, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Вакыт барын да дәвалый, диләр. Тик бу очракта түгел. Безнең хәтер вакыттан көчлерәк. Илебез киләчәге өчен башларын салганнарның урыннары оҗмахта булсын. Башка андый кайгы күрергә язмасын.
– Сугыш башланганда миңа биш яшь тә тулмаган иде әле. Ул көнне яхшы хәтерлим дип әйтә алмыйм, – диде хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы Илдус Сәгъдиев. – Сугышның беренче көннәреннән үк әтинең сугышка китүе күңелгә сеңеп калган. “Фашистларны куабыз да, озак йөрмәбез, кайтырбыз”, – диде ул. Бөтен гади халык шуңа ышанды. Тик... Бу озын, куркыныч елларның авырлыгы безне дә читләтеп үтмәде. 6-7 яшьтән эшли башладык, басуда башак җыйдык. Ачлык, ялангачлык үзәккә үтте. Ярый әле бәрәңге булды. Кодрәтемнән килсә, мин бәрәңгегә һәйкәл куяр идем. Әниләр эштән, авыр- лыктан иртә картайды. Күпләрнең әтиләре әйләнеп кайтмады. Мин үзем дә авыз тутырып әти, дип әйтергә тилмереп үстем. Шуңа сезгә киңәшем, әти-әниләрегезнең кадерләрен белегез. Сугышлар кабатланмасын.
Хәрби комиссар Алмаз Борһановның: “Илебез ышанычлы кулларда. Мондый афәткә башка юл куймабыз”, – дигән сүзләре аңа җавап булып яңгырады.
Илебез тынычлыгы, балаларыбызның якты киләчәге өчен яу кырында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориалга чәчәкләр куйдылар.
Хәтер һәм кайгы көне фронтка самолетлар куу буенча хәрби задание үтәгәндә районыбыз җирлегендә һәлак булган очучылар күмелгән зиратта дәвам итте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Хәрби Көчләр ветераннары, яшь армиячеләр катнашты.
– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе Оборона министрлыгы быел “Бер уч туфрак” (“Горсть памяти”) дигән Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе игълан итте. Акция кысаларында шушы каберлектән алынган туфрак Мәскәүдәге төп Хәрби Көчләр храмына юлланачак, – дип аңлатты Алмаз Борһанов.
– 1944 елның 11 февралендә Татарстан күгендә зур авиаһәлакәт була: бер сәгать эчендә Арча-Казан участогында 13 самолет җиргә төшеп бәрелә, 16 очучы, штурман, техник һәлак була. Болытлы, томанлы кышкы көн. Бер нәрсә күренми. Җирне күзәткәндә штурвал да аска борыла һәм аның белән идарә итеп булмый башлый, самолетка җиргә бәрелүдән башка чара калмый. Бу каберлектә безнең район җирлегендә һәлак булганнары күмелгән, – диде Хәрби Көчләр ветераннары район советы рәисе Юрий Козлов.
Арчаның җиденче мәктәбе җитәкчесе Альмира Гатауллина һәлак булган очучылар туганнары белән 1965 елда элемтә урнаштырулары, хат аша аралашулары, аннан бу эшнең тукталып торуы, соңгы елларда мәктәп музее тарафыннан яңадан башланып китүе, хәзерге вакытта каберлек янында батырлык дәресләре үткәрүләре турында сөйләде.
Каберлеккә чәчәкләр салынды. Иң дулкынландыргыч мизгел – каберлектән җир алу булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, яшь армияче катнашты. Җир хәрби комиссар Алмаз Борһановка тапшырылды. Ул аны Мәскәүдәге төп храмга якын территориядә урнаштыру өчен “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркына илтеп тапшырачак.
Гөлсинә Зәкиева