Кайтыгыз, хәтерләрдә генә булса да...
1941 елның 22 июнь таңында Германия безнең илгә каршы сугыш башлады. 78 ел үтсә дә, ул көн онытылмый. Ул елларны яхшы хәтерләүче ветераннар исән әле. Алар ятимлек ачысы, балачакны, яшьлекне урлаган сугыш турында үзәкләре өзелеп сөйли...
21 июнь кичендә Арчаның Җиңү паркында сугышта һәлак булганнарны, сугыш корбаннарын искә алдылар. Парк бала-чага, яшьләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр белән шау итеп торды. Бала-чага атынгычта атына, чырык-чырык көлә-көлә йөгерә, шаяра... Яшүсмерләр төркем-төркем оешып, үзара гәпләшә, көлешә, смартфонда уйный, өлкәнрәкләрнең йөзендә җитдилек хөкем сөрә. Кичке сәгать 8 тулып киткәч, мемориал янында сугыш каһарманнарын искә алу кичәсе башланды. “Казан арты” тарих-этнография музееның туган як тарихы секторы мөдире Ленар Гобәйдуллин һәм музейның фәнни хезмәткәре Ләйсән Нурмөхәммәтова хәтер кичәсен башлап җибәрделәр.
– Сугыш 1418 көн бара, – дип сөйләде алар. – Һәр сигезенче солдат сугыш кырыннан әйләнеп кайт- мады. 27 миллионнан артык кеше әрәм булды... Фашистлар 1710 шәһәрне һәм бистәне, 70 меңнән артык авылны җимерде, 4 миллионга якын баланы үтерде, 13 миллион бала ятим калды... Арча районыннан фронтка 25 меңнән артык солдат китә, шуларның 246сы хатын-кызлар. Арча районыннан 14 меңнән артык якташларыбыз сугышта һәлак булды, хәбәрсез югалды. 7 мең солдат сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден, медальләр белән бүләкләнә. Арча халкы үз геройлары белән горурлана. Алар: Арчадан Валентин Ежков, Иске Кишеттән Гани Сафиуллин, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов.
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә әлеге мәртәбәле исемне төрле сәбәпләр аркасында ала алмый калган батырларыбыз турында кичәне алып баручы Ленар Гобәйдуллин аерым әйтеп үтте. Алар: Түбән Әзәк авылыннан Гарәпшә Шаһимәрданов, Носыдан Әсгать Зиннәтуллин, Симетбаштан Нургали Шәфигуллин, Наласадан Равил Гарипов. Әле тагын бардыр.
– Сугыш каһарманнарын без искә алып торабыз. Батырлар көне, Геройлар көне, 9 май һәм Хәтер көне. Батырлар даны мәңгелек! Алар безнең тормышыбызны саклап калды. Алар алдында без баш иябез! – дип сөйләде яшьләр.
Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт сугыш каһарманнары рухына дога багыш- лады.
...Шәмнәр кабынды. Мемориал каршындагы асфальтка янган шәмнәрдән “Хәтерлибез” сүзе язылды. Уйга калып, янган шәмнәргә карап тордык. Сугыш берәүне дә читләтеп үтмәде...
Соңыннан ачык һавада сугыш турында фильм карадык.
...Төнге сәгать 10 тулып килгәндә, караңгылыкны ярып, ап-ак күлмәк галстуклардан парад киеменнән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең марш атлап килүләре күренде. Мемориалга кызыл канәфер чәчәкләре салынды... Бу мизгелләрне карап торганда күңел елый иде... Күпме кеше әрәм булган бит!
Румия НадршинА