Сандугачлы матур җәйләүдә

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Сандугачлы матур җәйләүдә

“Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабировка рәхмәттән башка сүз юк. Соңгы елларда сыер савучылар конкурсы икенче тапкыр биредә үтә. Тапшырылган һәр эшне менә дигән итеп башкарып чыга җитәкче.

Конкурс үткәрү өчен шартлары да бик уңай: җәйләүләре искиткеч, янәшәдә генә болын, Казансу елгасы. Сандугачлар сайравына Арча  сандугачы Расих Галимҗановның дәртле җырлары кушылды – мондый хозурлыкны тагын кайда күрәсең?

Оештыручылар, аш-су әзерләүчеләр, бәйрәмне әзерләүчеләр – бар да күңелләр булырлык итеп тырышкан. Алар турында башта ук әйтеп үтүем дә юкка түгел: “Дөресен әйткәндә, мин тегендә-монда чабып бәйрәмне күрмәдем дә”, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. Уен өлеше дә, чын өлеше дә бар бу сүзләрнең.

Ярар, әйдәгез, бәйгене башлап җибәрик. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе конкурста катнашучыларны, хуҗалык җитәкчеләрен, баш зоотехникларны тәб- рикләп, моннан соң мондый бәйгеләрнең ел саен үткәреләчәген әйтте.

Баш хөкемдар Роберт Хәйретдинов ярыш шартлары, хөкемдарлар белән таныштырды. Ә алар бай тәҗрибә туп- лаган кешеләр – Наил Фәйзрахманов (Түбән Аты авылыннан) Әтнә районында озак еллар баш зоотехник булып эшләгән, Илдус Сабиров Кәчедән, шулай ук күп еллар баш зоотехник булып эшләде. Биектау районының баш зоотехнигы Рөстәм Сабиров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше бүлегеннән Ирек Әхмәтов, “Элита”нәсел оешмасыннан Фәнил Кәбиров.

Сыер савучылар, ясалма орлыкландыру техниклары башта белемнәрен сынап карадылар. 25 минутта 20 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Җавапның өч төрле варианты  бирелгән, шуларның дөрес дип санаганның берсен билгеләү шарт.

“Яңарыш” ширкәтеннән 37 ел сыер сауган Ландыш Носкова өчен сораулар каты чикләвек түгел инде. 6 бала анасы да әле ул. Аңа “Иң күп балалы сыер савучы” дигән исем һәм бүләк бирелде.

Икенче өлештә җәйге лагерьга менеп белгәннәреңне практикада күрсәтергә кирәк иде. Саву аппаратын сүтеп җыю, саву  тәртибен сак-лау һ.б. баллар белән бәяләнеп барды.

Сыер савучылар конкурсында “Северный” ширкәтеннән Нәзирә Нигъмәтҗанова җиңүче булды. “Казанка” ширкәтеннән Лилия Мәрдәнова – икенче, “Ашытбаш” ширкәтеннән Илһам  Садретдинов – өченче. Илһам Арча шәһәреннән, 15 ел инде сыер сава.

Ясалма орлыкландыру техниклары арасында “Игенче” ширкәтеннән Булат Гарәпшин иң оста белгеч икәнлеген раслады. Узган ел ул республика конкурсында икенче урынны алып кайткан иде. “Северный” ширкәтеннән Равил Хаҗиев – икенче, “Ватан” ширкәтеннән Алмаз Сәйфуллин өченче урында.

Җиңүчеләр дә, ярышта катнашучылар да бүләк алды. Әле тагын башка төрләр буенча да (барысы – 13) җиңүчеләр билгеләнде. Спорт ярышлары да кызыклы үтте. Һәркем саф һавада күңелле ял итте, күңел байлыгы, көч туплап китте.

Бәйгедә катнашучыларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының баш зоотехнигы Сирень Нигъмәтҗанов тәбрикләде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International