Арча командасы сынатмады
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында бочче буенча Татарстан Республика чемпионаты һәм беренчелеге булды. Чемпионат – өлкән, беренчелек кече яшьтәге спортчылар өчен. Мондый форматтагы ярыш безнең районда әле беренче тапкыр оештырыла. Ул чын спорт бәйрәменә әверелде, дисәк тә ялгыш булмас.
Чемпионат һәм беренчелеккә Азнакай, Саба, Балтач, Арча районнарыннан, Яшел Үзән, Әлмәт, Чаллы, Мамадыш, Казан шәһәрләреннән командалар килгән иде. Барлыгы 34 кеше катнашты. Араларында күп тапкырлар республика һәм Россия чемпионы исемнәрен яулаган боччечылар да бар.
Ярышка килгәннәрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде, бочче спорт уенын яратучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Татарстан Республикасындагы инвалид- ларның физкультура-спорт җәмгыяте рәисе, республика спорт-адаптив мәктәбе директоры Фәридә Сафиуллина да чемпионат һәм беренчелекне ачып җибәрү тантанасында катнашты.
Бочче – осталык кына түгел, төгәллек, игътибар сорый торган кызыклы спорт төре. Безнең районда аның белән бик теләп шөгыльләнәләр. Мөмкинлекләре чикле спортчылары өчен җан атып торучы тренерлары Фәрит Минхәеровның булуы алар өчен аеруча зур бәхет. Аның кул астында шөгыльләнүче боччечылар респуб- лика гына түгел, Россия буенча үткәрелгән ярышларда да теләп катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Бер мисал – Рамил Шәрәфетдинов быел Россия чемпионы исеменә лаек булды.
Бу юлы да Арча командасы сынатмады. Уеннар авырулары буенча биш төркемгә бүленеп үткәрелде. Һәр төркемнең җиңүчеләре билгеләнде. Арча командасы составына кергән спортчыларның барысы да җиңүчеләр һәм призерлар булды. Татарстан Республикасы беренчелегендә үз төркемнәрендә Арчадан Тимур Рәхмәтуллин – беренче, Гөлүсә Гарифҗанова – икенче, Ралинә Шакирова өченче булды.
Чемпионатта беренче урынны Россия чемпионы Рамил Шәрәфетдинов яулады. Зилә Сөнгатуллина, Айрат Низамиев үз төркемнәрендә – өченче, Ранис Сәгъдуллин икенче урында.
Җиңүчеләргә һәм призчыларга Татарстан Республикасындагы инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева