Илкүләм проектлар халык өчен

2019 елның 28 июне, җомга

Илкүләм проектлар халык өчен

“Бердәм Россия” партиясенең парламент фракциясе әгъзалары коллегалары – бер партиядәгеләр белән илкүләм проектлар кысаларында тормышка ашырылучы мөһим объектларда булдылар. Соңыннан эш нәтиҗәләре турында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләштеләр.

  “Бердәм Россия” партиясе активы белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Видео- конференциядә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Татарстан илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча актив эшләп кенә калмый, аның федераль коллегалар белән уртаклашырлык үзенчәлекле эшләнмәләре дә бар, – дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстанда эшче төркемне ТРның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкли.

– Без бүген башка өлкәләргә дә өлге итеп алырлык эшләргә игътибар иттек. Без контрольлек итү турында гына түгел, тәҗрибә уртаклашу турында да сөйләшәбез, – дип ассызыклап үтте Контроль төркеме координаторы урынбасары Владимир Кравченко.

    Илкүләм проектларның үтәлешен халык белеп торырга тиеш. Җәмәгать тыңлаулары үткәрелгән. Соңгы тыңлауларда халыктан 50 мөрәҗәгать килгән.

   Илкүләм проектлар кысаларында төзеләсе барлык төзелешләр һәм заманча үзгәрешләр интернет–порталда күрсәтелгән. Һәркем VMESTE.TATAR порталында үз районында яки туган шәһәрендә нәрсәләр эшләнәчәген карый ала. Һәм үзләрендә барган төзелешләрне фотога төшереп, әлеге порталга җибәрә ала. Бу күзәтү генә түгел, бу илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуына йогынты ясау да.

Видеоконференциядә Арча районы үрнәк яктан әйтеп үтелде. Экраннан район  ветераннар советы һәм Иҗтимагый совет әгъзаларының Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының өч катлы торак төзелешен караган вакытын күрсәттеләр.

Р. Гарифҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International