Матур-матур көннәрдә печән җыйды курсалар

2019 елның 28 июне, җомга

Матур-матур көннәрдә печән җыйды курсалар

Бу атна башында “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов шалтыратты: “Ял көннәрендә халыкка печән бирдек, шуңа шатланып утырам әле. Болын печәне кебек бик яхшы печән, әйбәт вакытта алып кайтып урнаштырып куйдылар. Алдагы көннәрдә яңгырлар көтелә бит. Бөтен техниканы бирдек, печән алгач халык та тынычланып, дәртләнеп эшли башлый бит”.

Хуҗалык җитәкчесенең шатлыгы бу гына түгел. “Гомерем буе яхшы печән склады төзү турында хыялландым, яңгыр астында яткан печәннең яртысы әрәм була бит”, – ди ул.

Төсле калайдан эшләнгән печән склады ерактан ук балкып игътибарны җәлеп итеп утыра. Ничә ел сакланса да (печәнне генә түгел, сенажны да 1–2 елга җитәрлек итеп әзерлиләр) сыйфатын югалт-мый азык.

“Курса МТСы” ширкәтенә кергән авылларда халык терлекне күп асрый. Ширкәт печәнен дә, саламын да, ашлыгын да җитәрлек бирә. Кирәк кеше икенче кат чапканнан да ала.

Ширкәтнең үзенә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен 1199 тонна печән әзерләргә кирәк. 27 июньгә аны 1250 тонна итеп әзерләделәр. 3650 тонна сенаж салдылар. Азык әзерләү өчен көчле команда тупланган. Илшат Абдуллин, Динар Шакиров, Рәмис Шәрәфиев күпьеллык үләннәрне уралар. Надир Сафиуллин, Фәрит Гайнетдинов печәнне төргәклиләр. Миннур Сафин, Радик Минһаҗев төяп торалар. Халыкка дигән печән басуларында да менә шундый көч белән эшләделәр.

Радик Сафиуллин, Рафис Гафуров “Полесье” комбайны белән сенаж салу өчен яшел масса әзерлиләр.

Районның башка хуҗалыкларында эшләр ничек? Барысы 23565 тонна печән әзерләнергә тиеш булып, шуның 12581 тоннасы әзерләнгән. “Казанка”, Тукай ширкәтләре кирәк кадәр печән туплап куйды. “Кырлай” ширкәте планны  үтәү алдында.

Барысы 56445 тонна (121186 тонна кирәк) сенаж салынды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 7200 тонна салды. “Игенче”, “Северный”, “Яңарыш” ширкәтләре актив эшли.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International