Аерды военкомат...
Әлеге җырны белмәгән ир-ат юктыр. Сагышлы, моңлы ул. Соңгы елларда ил сагына киткән егетләр әти-әниләреннән бигүк аерылып та бетмиләр. Хәрби комиссариатта киткәндә үк кәрәзле телефон бирәләр, хәрби частьларга бару оештырыла. Шулай да, тагын бер җыр юллары белән әйтсәк: “Бергә булулары күңелле дә, аерылулары бик яман...”
– Хәзерге вакытта безнең районнан 150ләп егет хезмәт итә, – диде 21 июньдә армиягә китәчәк егетләр, аларны әти-әниләре белән очрашуда хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Мин аларның һәркайсының командиры белән элемтәдә торам, һәр егетнең ничек хезмәт иткәнен беләм. Моңа кадәр берсенең дә сынатканы булмады, шатлыклы хәбәрләр генә алып торабыз. Һәркайсын мин озатам, мин каршылыйм.
Хәрби комиссар хәзерге вакытта хезмәт итүче Наласа егете Инсаф Гәрәевнең әнисе Алиягә, Әтнә районы егете Илназ Мөхәммәтҗановның әнисенә (Илназ үзе дә биредә иде, әле яңа гына хезмәт срогын тутырып кайткан) командирларының Рәхмәт хатларын тапшырды.
– Баланы озату авыр инде, – диде Инсафның әнисе Алия Гәрәева. – Шөкер, әйбәт кенә хезмәт итә улым, сезгә дә исән-сау хезмәт итеп әйләнеп кайтырга язсын, дөньялар тыныч булсын!
Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укып, егетләргә теләкләрен әйтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов район башлыгы исеменнән хәерле юл, куанычлы хәбәрләр генә килә торган итеп хезмәт итүләрен теләде.
Ильяс Фәттахов