Яктылык капкасы
Арча үзәк мәчетенә килеп керүгә каршыма район мөхтәсибе Әмир хәзрәт очрады. Күргәнем юк иде. Исәнләштек. Сөбханалла, күзләрендә, йөзендә нур балкый...
Ул көнне балаларны сәламәтләндерү курсларының йомгаклау көне иде. Без аны дини лагерь, дибез. Ә Әмир хәзрәт балаларны сәламәтләндерү курслары, дип атады. Баланың тәнен дә, җанын да савыктыручы. Чөнки балалар иртән физик күнегүләр ясыйлар, янәшәдәге паркта төрле уеннар уйныйлар, мәчеттә дини тәрбия алалар. Һөнәрләрен курсларны йомгаклау көнендә күрсәттеләр. 50ләп бала. Ул көнне балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде. Алар бик риза булып тамаша кылып утырдылар. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр дә бирелде. Бергәләп төшкән фото истәлеккә бирелде, ул аларның күңелләренә аерата хуш килде. Аз гына юк булып торган Әмир хәзрәт бераздан чәчәкләр күтәреп килеп керде. Котлаулар дәвам итте. Имам курсларда балалар белән эшләгән тәрбияче кызларга рәхмәт әйтеп, чәчәкләр бүләк итте. Мондый матур тамашаны күргән юк иде әле. Аннан бергәләп фотога төштеләр.
Берсеннән-берсе күркәм тәрбияче кызлар белән сөйләшми мөмкинме соң! “Ләйлә Галиева, – дип таныштырды арадан берсе. – Арча педагогика көллиятендә укыйм. Сабакташым Гөлнур Һадиева һәм аның сеңлесе Таңсылу белән бергә эшләдек. Мин Сабадан, ә алар Шурабаштан. Кечкенәдән дин белән янәшә үстем. Әбием Фирдәүсә дини кеше. Аның тәрбиясе булгандыр инде... ”
– Ләйлә, сине дин чикләмиме, бәлки синең дә заманча итеп киенәсең, яшисең киләдер?
– Минем тормышымны дин яктырта гына, мин дус кызларым кебек үк гадәти тормыш белән яшим. Мин алардан бер ягым белән дә аерылмыйм. Күрәсезме, минем күлмәгем нинди матур!
Чәчәкле матур күлмәкле Ләйлә әйләнеп тә күрсәтте. Күз тимәсен, Ләйлә бәхетле иде...
Әйе, дини тәрбия якты булырга тиеш. Аннан караңгылык, усаллык сирпелмәсен иде. Ә тормышта төрлесе бар. Очрашып торабыз. Соңыннан Әмир хәзрәт белән дә шул хакта сөйләштек. “Биш дипломым бар, – дип шаккатырды ул. – Гыйлемне өстәп торырга кирәк”. Мин тормыштан алынган сорауларымны бирергә ашыктым.
– Берәү дин кушмый дип, элеккеге фотоларын яккан. Берьюлы Казан газеталарының берсендә эшләүче хезмәттәшем шалтырата: “Коллективта яңа ел бәйрәмен бик күңелсез үткәрдек. Шампан шәрабын эчәргә ярамады. Ярар, ярамасын да, ди. Икенче бер бүлмәгә кереп берничә кеше берәр бокал шәраб күтәрдек. Моны белеп алган яулыклы хезмәттәш кара тавыш куптарды. Бәйрәмнең яме китте...”. Өченче очрак. Бер коллективта, хезмәттәшләр җыелып, берәүнең туган көнен үткәрәләр икән. Өстәлгә кызыл шәраб куелган. Шуннан яулыклы хезмәттәш килеп кергән дә, алыгыз бу шайтан суын, дип тамак төпләре белән кычкырып җибәргән... Туган көннең тәме киткән...
– Бу күңелсезлекләрнең барысы да гыйлемсезлектән килә, – дип сөйләде Әмир хәзрәт. – Кешене рәнҗетергә ярамый. Теләсә кайсы хәлдән чыгуның матур юллары бар. Дин ул үзенә карата ихтирам, хөрмәт уятырга тиеш. Элеккеге фотоларны ягу каян килгән коткы ул? Кеше үзенә зыян сала торган гамәлләрдән тыелырга тиеш. Мәсәлән, спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, башкаларны рәнҗетү, тупаслык кылу... Синнән яктылык, нур сирпелеп торырга тиеш.
...Күз алдына мәшһүр мәгърифәтчебез, мөселман дөньясына яктылык капкасын ачкан Шиһабетдин Мәрҗани килде. Аның затлы өендә пианино торган.
Әмир хәзрәт Миңнемуллин белән сөйләшүне дәвам итәчәкбез.
Румия Саттарова