Бер-береңне аңлап яшәү кирәк
Арча станциясендә яшәүче Галия һәм Изиль Зиннәтуллиннарның бергә яши башлауларына 60 ел.
– Миңа – 86, Галия апаңа 80 яшь. Алтмыш ел гомер бер сулуда үткән дә киткән, – ди Изиль абый.
– Йөрешмәдек тә без. Балык Бистәсе районының Яншык авылыннан мин. Мәктәпне тәмамлаган көннәрдә әнием вафат булды. Укуымны дәвам итәргә теләмәдем, Казанга эшкә киттем. Изильне дә мамык фабрикасына эшкә җибәргәннәр. Айванныкы ул, минем туганнан туган апам аларның күршеләрендә кияүдә. Казанда чакта ук мине күзәтеп йөргән булган икән, авылга кунакка кайтып, клубка чыккач эләктереп алды, – ди Галия апа.
– Бик матур иде бит ул. Ычкындырасы килмәде, – дип сүз кыстырды Изиль абый. – Кешечә генә түгел, поезд белән алып кайттым мин аны.
Аның бу сүзләреннән Галия апа чытлыкланыбрак көлеп куйды.
– Әйе, кире җибәрмим, сорарга кайтам, диде. Әти бирмәячәк, Изиль кайткан, Галия аңа чыгарга риза булмаган, дигән сүзе чыгар, йөрмә, дидем. Тыңламады, үз сүзендә торып, авылга кайтты. Туры әти янына түгел, аның сеңелләренә. Чыннан да, әтинең ризалык бирәсе килмәде, әле яшь, ашык- масын, диде. Ни дисәң дә, Изиль армиядә хезмәт итеп кайткан, миннән алты яшькә олы егет. Шулай да сеңлесе кыз баланың вакытында тормышка чыгуы әйбәт, дип, аны көйләде.
Хәзер эш Изиль абыйның үзенә килеп терәлә. Аның да әти-әниләренә әйтәсе бар бит. Ул күп сөйләшеп тормаган, алып кайттым инде мин аны, дигән. Айванга килен булып төшкәч, Галия апа башта клубка эшкә керә. Аннан яшь гаилә Арча станциясендә йорт салып чыга.
– Лаеклы ялга чыкканчы милли аяк киемнәре фабрикасында эшләдем. Изиль “Агроснаб”та тракторчы иде. Рәсеме мактау тактасыннан төшмәде, – дип мөмкинлектән файдаланып ирен мактап та алды Галия апа. – Бик матур итеп, килешеп яшәдек. Балаларыбыз да бик әйбәт булды. Өч бала үстердек, өч оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар. Хәзер менә төпчек кызыбыз Кадрия, оныгыбыз Нияз белән яшибез. “Әле ярый ул бар”, – дип сөенәм Кад- риямә карап. Авыру сорап йөрми бит. Олыгайгач бигрәк тә. Кадрия кызым бик тәрбияли, кирәк булса машинасына утыртып хастаханәгә алып менеп китә. Өйдәге бөтен эш тә аның өстендә.
Бүгенге тормышыннан канәгать булгач та, Зиннәтуллиннар икесе дә авырлыкларны күп кичергән. Изиль абый сугышта булырга да өлгергән.
– Әйе, чын сугыш иде ул. Бик күп кеше шунда ятып калды. Армиядән өйгә кайтабыз, дип торганда безне Венгриягә алып киттеләр. Анда барган фетнәне бастыруда ярдәм итәргә. Мин танкист идем, беренче рәтләрдә булырга туры килде, – дип искә ала ул елларны.
Алтынчы сыйныфтан соң аңа укуын ташларга туры килә. Әтисе сугышта. Әнисенә ярдәм итәргә дип, әле чыныгырга да өлгермәгән 12 яшьлек малай, колхозда эшли башлый, аннан ат җигә. Әнә шулай кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә. “Тамагың тук, өстең бөтен булсын, дисәң, тырышырга кирәк”, – ди ул.
Галия апа да балда-майда яшәми. Әтисе сугышка киткән. Гаиләдә биш бала. Ул дүртенчесе. Кечкенәдән черек бәрәңге җыеп, шуның крахмалыннан он ясап, тамак туйдырырга туры килгән. Юклыкны күреп үскәнгә өлкәннәр бүгенге һәр көнгә сөенеп яши дә.
Озак еллар бергә тату яшәүләренең сере белән уртаклашуларын сорадым.
– Үпкәләшкән вакытлар да була иде инде. Андый чакта Галия апаң юл куеп килде, – диде Изиль абый.
– Бер-береңне аңлап яшәү кирәк. Сүз чыкканда эндәшми калу үзе бер талант, – диде елмаеп кына Галия апа. – Дөреслек синең якта булса да. Кызу чакта сүз кыстырсаң, эш зурга китә. Шуңа иң яхшысы, бераз сүрелгәч үз фикереңне әйтү.
Әнә шундый матур, тыныч, мөлаем, гаҗәеп күркәм кешеләр белән таныштым мин. Аларга киләчәктә дә сау-сәламәт, шулай бер-берләренә терәк булып, тигезлектә яшәү насыйп булсын.
Гөлсинә Зәкиева