Монда рәхәт – шуны бел!
Барысы да бер көнне булды. Район башлыгы Илшат Нуриев башта Сеҗе мәктәбе базасында урнашкан “Шатлык” лагеренда булды, кичке сәгать 5тә Арча педагогика көллияте базасына тупланган “Без – Тукай оныклары” чатырлы аланына килде.
“Шатлык” лагеренда “Яшь армиячеләр” сменасы бара. “10 көн ял итәчәкбез без монда, – дип сөйләде балалар. – Тагын 4 көн калды. Кайтасы килми... Монда күңелле! Ватан, тынычлык, хәрби темаларга дәресләр үткәрәләр, марш атларга өйрәнәбез, спорт уеннары һәм тагын төрле кызыклы уеннар оештыралар, тәмле ашаталар, кичен күмәк биюләр...” Арчаның 7нче мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Адилә Сөләйманова инде кем буласын да уйлап куйган. “Прокуратурада эшләячәкмен, – ди. – Без мондый лагерьда тәртипкә, җитди булырга өйрәнәбез”.
“Яшь армиячеләр”нең әләме дә бар. Аны “Яшь армиячеләр” хәрәкәте сафына кабул итү тантанасына абыйлы-энеле Рамазан (Арчаның 6нчы мәктәбеннән), Әмир Борһановлар (Арчаның 1нче мәктәбеннән), Курса-Почмак мәктәбеннән Сәйдәш Әхмәтханов, Иске Чүриле мәктәбеннән Ислам Галиәхмәтов алып чыктылар. Тантана башланыр алдыннан үзләре белән сөйләшеп тордык. Ислам Галиәхмәтов: “Нинди лагерь икән бу дип кызыксынып килдем, – дип сөйли. – Миңа монда ошады. Армиягә баргач, җиңелрәк булачак”. “Мин әти кебек хәрби булачакмын, – дип кистереп әйтте 9 сыйныф укучысы Рамазан Борһанов. – Миңа мондый “Яшь армиячеләр” сменасы файдага гына”. Сәйдәш Әхмәтханов, Әмир Борһанов: “Яңа дуслар таптык”, – диделәр.
Лагерьда ял итүче 40лап бала район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов каршында “Без туган илгә хезмәт итәргә әзер!” дип сүз бирделәр. Район башлыгы аларга кызыл төстәге яшь армияче фуражкалары кидерде. Районда яшь армиячеләр сафы тагын 40ка тулыланды, шулай итеп алар барысы 537 булды. Иң актив яшь армиячеләр – Арчаның 2нче мәктәбеннән Аделина Әһлиуллинага, Тимур Тихомировка һәм районның “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең штаб җитәкчесе Илдус Әскәровка медальләр тапшырылды.
“Без – Тукай оныклары” чатырлы аланында
Арча педагогика көллиятенең капкасы янында ук лагерь исеме язып куелган. Бакчасында палаткалар тезелеп киткән. Янәшәдә генә бергә җыелу өчен зур чатырлар. Көнлек режим да шунда урамда язып эленгән. Спорт мәйданы да янәшәдә. Ял итү өчен менә дигән урын. Үзе бер табигать кочагын хәтерләтә. Ә нинди матур очрашу булды! Бар да, отрядлар исеме язылган плакатлар белән тезелеп басты. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен укыйлар, җырлыйлар, әсәрләреннән өзекләр күрсәтәләр. “Монда рәхәт – шуны бел!” – дип күмәкләшеп җавап бирәләр. Үзләрен район башлыгы Илшат Нуриев, ТРның мәгарифне үстерү институты бүлек мөдире, доцент Рәсимә Шәмсетдинова сәламләде. Күңелле! Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Киров, Удмуртия, Мари Иленнән килгән балаларга, чыннан да, биредә рәхәттер. Озакка түгел, бер атнага килгән алар. Әмма күпме хис-тойгылар алып китәчәкләр! Иң мөһиме – ана теленә, Тукай теленә мәхәббәт, ихтирам белән китәчәкләр!
Румия Саттарова