Профсоюзлар кирәк
Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов Мәскәүдә булып кайтты. Ул Татарстан делегациясе белән Россиянең Бәйсез профсоюзлары федерациясенең Х съездында катнашты. Шул уңайдан без Вакыйф Вәгыйзовичны редакциягә кунакка чакырдык.
– Вакыйф Вәгыйзович, съезддан алган тәэсирләрегез белән безнең белән дә уртаклашсагыз иде.
– Без Татарстаннан 16 делегат, Татарстан Респуб- ликасы профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Ивановна Кузьмичева житәкчелегендә, Мәскәүгә съездга бардык. Мәгариф өлкәсеннән өч кеше идек. Өч көн булдык без анда. Мәскәүдә “Измайлово” кунакханә комплексында яшәдек. “Измайлово” концерт залында съезд үтте.
– Белүемчә, Сез Россиянең бәйсез профсоюзлар съездында беренче тапкыр катнашасыз?
– Әйе, беренче тапкыр. Ә Россиянең мәгариф хезмәткәрләре профсоюз съездында 2015 елда катнаштым.
– Съездда кемнәр бар иде?
– Съездда профсоюз делегатларыннан тыш, Россия Федерациясе хөкүмәте вәкилләре, эш бирүче берләшмәләрнең, сәяси партияләрнең, дини конфессияләрнең, фәнни һәм иҗади, халыкара оешмалар, чит ил профсоюз үзәкләре вәкилләре, Дәүләт Думасы депутатлары катнашты. Доклад белән Россиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков чыкты. Докладта “Эшләгән кеше хәерче булырга тиеш түгел!” дигән идея төп урынны алып торды. Федерациянең төп максаты – эшләгән кешене лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итү. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин: “Әлбәттә, минималь хезмәт хакы күләме артачак, – дип әйтте һәм болай дип өстәде: – Ел ахырында яңа куллану кәрзинен ахыргача билгеләргә кирәк булачак”.
– Съездда чыгыш ясаган Профсоюзларның халыкара конфедерациясенең генераль секретаре Шаран Барроу сүзләре уйландыра торган: “Дөнья 20 ел элеккегә караганда өч тапкырга баеды. Әмма йокларга ач килеш ятучылар саны арта бара”.
– Рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләр күп. Бу исә аларның хокукларын чикли. Профсоюзлар нәкъ менә гади хезмәт кешесен яклау өчен кирәк. Безнең мәгариф профсоюзлары хезмәт хакын арттыра алды. Ике ел элек мәгариф учреждениеләрендә эшләүче техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 6800 сум иде. Ә хәзер аларның хезмәт хакы – 11280 сум. Ә гади хезмәт кешесен яклап суд торулар күпме!
– Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин: “Профсоюзлар лидеры “Михаил Шмаков белән сөйләшүләр алып баруы авыр”, – диде.
– Михаил Шмаков ул үз фикерен дәлилләп тормышка ашырырга тырыша. Хәтерлисезме, Володин чыгышында болай дип тә өстәде: “Без Михаил Викторович белән төгәл карарга киләбез икән, ул һәрвакыт сүзендә тора”.
– Съездның өченче көнендә Президент Владимир Путин килде.
– Владимир Путин профсоюз оешмалары актив эшләгән урыннарда хезмәт хакын күтәрү, хезмәт, ял шартларын яхшырту белән бәйле мәсьәләләр нәтиҗәле хәл ителә, дип профсоюзларның ролен югары бәяләде. Хезмәт коллективларында проф- союзларны бетерергә түгел, аларны сакларга кирәк. Профсоюзларга аяк чалуга юл куймаска. Әгәр дә мондый хәлләр була икән, прокуратура, күзәтү органнары катнашында мәсьәләне хәл итәргә. Президент бу турыда басым ясап әйтте.
– Әңгәмә өчен рәхмәт. Съезддан алып кайткан тәэсирләрегез эшегезгә дәрт, яңа идеяләр өстәсен. Уңышлар!
Румия Надршина