WorldSkills Флагы эстафетасы Арча районында
25 июньдә Арча шәһәренең үзәк стадионында WorldSkills Флагын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм “Ворлдскиллс – Казан 2019” 45нче дөнья Чемпионатын оештыру комитеты вәкилләре катнашты.
Кунакларны арчаларга гына хас булган кунакчыллык буенча чәкчәкләр һәм гармун моңы белән милли киемнәрдән кызлар һәм егетләр каршы алды. Аннан алар WorldSkills һәм WorldSkills Каzан 2019 флаглары белән тере коридор аша сәхнәгә таба уздылар. Тере коридорны төрле эшче һөнәр ияләре булып киенгән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, бакчада тәрбияләнүче балалар, райондагы һөнәри уку йортлары студентлары, предприятие, оешма вәкилләре ясаган иде.
Арчага WorldSkills Каzан 2019 Чемпионаты талисманнары – зур курчаклар Алтын белән Алмаз да “килгән”. Теләге булган һәр кеше алар белән фотосурәткә төште.
Алып баручылар район халкын Казандагы WorldSkills 2019 хәрәкәте белән таныштырып үттеләр.
– Бүгенге көндә эшче һөнәргә зур игътибар бирелә. “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионатында (WorldSkills Russia) республиканың беренче урынны яулавы безнең өчен шатлыклы вакыйга. Анда безнең районнан Арча педагогика һәм Арча агросәнәгать көллиятләре студентларының катнашуы һәм уңышларга ирешүе безнең өчен тагын да шатлыклырак. WorldSkills Каzан 2019 Чемпионатында да республикабыз шушы югарылыктан төшмәсен иде, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.
Юлия Әдһәмова бу акциягә кушылган һәм шундый зур тантана оештырган өчен рәхмәтен белдерде.
Илшат Нуриев WorldSkills Каzан 2019 флагына Арча районы гербы бизәген төшерде. Арча муниципаль районына WorldSkills Каzан 2019 Чемпионатында катнашу сертификаты тапшырылды. Аны район башлыгы кабул итеп алды.
Тантаналы чарадан соң районның иң көчле велосипедчылары Арча оешмалары буенча йөрергә чыгып китте. Беренче тукталыш “АрскПласт” ширкәте иде.
– Монда керүегез безнең өчен зур хөрмәт. Яшьләр, мин бүген сезгә көнләшеп карыйм. Сез – Россиянең, республикабыз, районыбызның киләчәге. Илебез язмышы сезнең кулда һәм сынатмассыз дип ышанам, – диде “АрскПласт” ширкәте җитәкчесе Ринат Шиһабиев.
Җитәкче кунакларны оешма буенча йөртеп, эш процессы белән таныштырды. Аннан соң велосипедчылар Арча педагогика көллияте, “Металл” ширкәтенә юл алдылар һәм аларда да экскурсияләрдә катнаш- тылар. Әнә шундый матур да, күңелле дә, файдалы да чара булды ул.
WorldSkills Флагы эстафетасы проектына старт 2017 елның 21 октябрендә Сочи шәһәрендә үткән яшьләр һәм студентларның XIX Бөтендөнья фестивалендә бирелгән иде. Шул көннән башлап WorldSkills Флагы эстафетасы Россиянең 24 төбәгендә, шулай ук дөньяның 20 илендә, хәтта Халыкара космик станциядә булды.
Хәзер чират Татарстан районнары һәм шәһәрләренә җитте. Һөнәри осталык буенча WorldSkills Каzан 2019 дөнья чемпионаты башланганчы ул бөтен Татарстанны әйләнеп чыгачак. Соңгы ноктасы – 45нче дөнья Чемпионатын ачу тантанасы. Ул Казанда бу елның 22-27 августында үтәчәк.
– Татарстанның 17 районында булдык инде. Сезгә кадәр Әтнә районы WorldSkills һәм WorldSkills Каzан 2019 флагларын кабул итеп алган иде. Арчадан соң без Лениногорскига юл алабыз, – диде оештыру комитеты вәкиле Екатерина Седова.
Гөлсинә Зәкиева