Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тәрәзәләрне дөрес сайлыйк
2012 елның 17 августы, җомга
Тәрәзәләрне дөрес сайлыйк
Бүген күпләр иске тәрәзә рамнарын яңа пластикка яки агачка алыштыра. Тәрәзә һәм ишекләргә заказ биргәндә кулланучылар нәрсәгә игътибар итәргә тиеш? Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирә.
— Чыннан да, бүгенге көн өчен бу мәсьәлә бик әһәмиятле. Еш кына гражданнар безгә тәрәзә һәм ишекләрне дөрес урнаштырмаган очракта кулланучылар хокукларына кагылышлы сораулар бирә. Күп вакыт кулланучылар ишек–тәрәзәләр куйдырганда бары тик телефон номеры һәм “арзан” сүзе генә күрсәтелгән белдерүләр буенча мөрәҗәгать итә. Исегездә тотыгыз: арзан тәрәзәләр һәм бушлай монтажны, кагыйдә буларак, бер көнлек фирмалар тәкъдим итә. Андыйлар арзанлы, сыйфатсыз материал белән тиешле технологияләргә таянмыйча эшли. Арзанлы материаллар бу фирмаларга керем, ә клиентларга — проблемалар һәм сыйфатсыз тәрәзәне дөрес куймау нәтиҗәсендә килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү өчен өстәмә чыгымнар вәгъдә итә.
Компания сайлаганда үлчәм алу, тәрәзәләрне ясау, аларны китерү, монтажлау һәм гарантия хезмәте күрсәтү белән бер оешма шөгыльләнгәненә өстенлек бирергә кирәк. Тәрәзә конструкциясенә язмача сату–алу, монтажлау эшләренә килешү төзүне таләп итегез. Анда тәрәзәләрнең саны, исеме һәм размеры, бәясе, түләү тәртибе, тәрәзә конструкцияләрен кулланучыга тапшыру срогы, тәрәзә сыйфатына гарантия йөкләмәләре күрсәтелгән булырга тиеш. Монтажлау эшләренә килешү үз эченә эшләнәсе эшләр исемлеген, материалларның бәясен, монтажлау эшләренең соңгы срогын һәм монтажга сыйфат гарантиясен алырга тиеш.
Әгәр эшләүче, сатучы һәм куючы бер оешма булмаса, закон буенча түләүне, кую бәясен аерым күрсәтеп, бүлергә кирәк. Бу адым заказ буенча дәгъвалар булган очракта аеруча мөһим. Рамнар канәгатьләндермәсә, сезгә ярдәмгә законның 18нче маддәсе килер, ә кую буенча дәгъваларыгыз булса — 29нчы маддә буенча эш итегез.
Әгәр тәрәзә конструкцияләрен тапшырганда сезгә алу–тапшыру актына кул куярга кушалар икән, беренче чиратта игътибар белән тәрәзәне карап чыгыгыз. Җитешсезлекләр булган очракта яки килешү шартлары үтәлмәсә, актка кул куймагыз. Барлык дәгъваларны һәм искәрмәләрне күрсәтеп, ике яклы акт төзүне таләп итегез. Әгәр риза булмасалар, ике данә актта да булган җитешсезлекләрне һәм дәгъваларыгызны күрсәтегез. Җитешсезлекләрне бетерү срогын күрсәткәннән соң гына актка кул куегыз. Фирма эшчесенең имзасы булган икенче данә акт сезнең кулда калырга тиеш. Монтажлау эшләре беткәннән соң шулай ук ике яклы акт төзүне таләп итәргә кирәк.
Еш кына тәрәзәләрне ясау һәм урнаштыру сроклары да бозыла. Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы нигезендә кулланучы неустойка түләүне таләп итә ала: тәрәзә тапшыру срогын бозган өчен һәр кичектерелгән көнгә алдан түләнгән сумманың 0,5 проценты, монтажлау срогын кичектергән өчен — һәр кичерелгән көнгә эшләү бәясенең 3 проценты, ләкин билгеләнгән бәядән кыйммәтрәк түгел.
Дәгъва булган очракта бернинди дә телдән килешүләр алып бармагыз. Иң яхшысы — ике данәдә дәгъва язу һәм нәрсә таләп итүегезне ачык итеп күрсәтү. Монда сезгә ярдәмгә кулланучылар хокукларын яклау хезмәте килер.
Гөлназ
ГЫЙНИАТУЛЛИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз