Иректән мәхрүм ителү дә карала
Кызганыч, гаиләләр күп таркала. Шуның белән беррәттән әтисез балалар саны арта. Ярый ла барысы да аталык бурычын үтәп, аерылганнан соң да баласына ярдәм итеп торса.
Балаларын бар дип тә белмичә, алименттан качып йөргәннәре дә җитәрлек бит. Сабыйларын калдырып өйдән чыгып киткән, шулай ук алимент түләргә теләмәгән аналарның булуы аеруча аяныч күренеш. Шушы темага кагылышлы берничә сорау белән без Арча һәм Әтнә районнары суд приставлары җитәкчесе Алмаз Лотфуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Алмаз Камилевич, иң беренче алимент түләү тәртибе белән таныштырып китсәгез иде.
– Гаиләдән китәргә теләгән ата-ана бер балага үзенең барлык кеременең дүрттән берен, ике балага өчтән бер өлешен, өч һәм аннан да күбрәк баласы булса, яртысын түләргә тиеш. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, монда рәсми эш урыныннан кергән керем генә түгел, ә барлык керемнәр исәпләнә.
– Әгәр алимент түләүченең эш урыны булмаса?
– Ул очракта алимент Россия Федерациясендә кабул ителгән уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ул 2019 елның июненә 46 мең 324 сум (Росстатның рәсми интернет-сайты www.gks.ru).
– Алимент түләмәүче ата-анага карата нинди чаралар кулланыла?
– Алимент түләмәүчеләргә Россия кануннары бик катгый. Мәсәлән, чит илләргә чыгу тыела, мөлкәткә чикләмәләр һәм мөлкәтне алу, хәтта ирегеннән мәхрүм итү карала. Бу әле алимент түләмәүчеләргә карата булган чараларның тулы исемлеге түгел.
– Сез иректән мәхрүм ителү дә карала, дидегез.
– Әйе, алимент түләмәгән ата-ана административ, гражданлык һәм җинаять җавап- лылыгына тартыла. Административ җавап- лылык беренче карашка гади күренсә дә, ул үз эченә күп чикләүләр ала. Алимент түләмәгән кешегә машина йөртү хокукына да чикләүләр кертелә. 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу, штраф һәм мәҗбүри эш каралган очраклар да җитәрлек.
– Административ җәза кулланып та алимент түләмәсә?
– Андыйлар да күп. Кеше акылына килеп, үзенә суд тарафыннан билгеләнгән вазыйфасын башкармый икән, ике айдан соң аңа карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157нче маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Монда инде чаралар тагын да катгыйрак. Андыйларга карата 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш я бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү карала.
– Безнең районда алимент түләмәүчеләр саны күпмегә җыела?
– Җитәрлек. Арча районы буенча барысы 172 алимент түләмәүче исәпләнә. 2019 елда 22 кеше административ җаваплылыкка тартылды, алты кешегә җинаять эше кузгатылды. Барлык әҗәте булган алимент түләүче өчен чит илгә чыгу хокукы чикләнде. Бүгенге көндә 18 кеше суд прис- тавларыннан качып йөри. Аларны эзләү эшләре бара. Тапкан очракта барысын да административ һәм җинаять җаваплылыгы көтә.
Безнең бурыч – балигъ булмаган балаларның хокукын яклау. Без вазыйфабызны канун нигезендә башкарачакбыз.
Гөлсинә Зәкиева