Октябрьгә кадәр күчеп бетәргә

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Октябрьгә кадәр күчеп бетәргә

Республикада цифрлы телевидениегә күчү вакытын озынайттылар. Күчү эшләре һаман да дәвам итә. Цифрлы телевидениегә күчү буенча газета укучылардан да, радио тыңлаучылардан сораулар күп килә. Әлеге сораулар белән Шәмәрдән телеүзәге җитәкчесе Айрат Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.

– Айрат Шаһимуллович, цифрлы телевидениегә күчү буенча халыкны тагын нинди үзгәрешләр көтә?

– Цифрлы телевидениегә күчү вакыты 14 октябрьгә кадәр озынайтылды. Россиядә инде аналог телевидениесе сүндерелде, күчеп бетмичә Татарстан гына калды. Күчеп бетмәгәннәргә иркенләп, ашыкмыйча күчү мөмкинлеге бирелә.

– Һәр районда цифр-лы телевидениегә күчү буенча волонтерлар эшли. Аларга безнең районда ничек мөрәҗәгать итәргә?

– Районнарда безнең тарафтан волонтерлар укытылды. Һәр районда волонтерлар башлыгы бар. Аларны эзләү белән бәйле мәсьәләләр булса, район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл халкы волонтерлар турында авыл җирлеге башлыкларыннан белешә ала.

– Цифрлы телевидениегә күчү өчен махсус приставкаларны каян алып була?

– Андый приставкалар почтада (авыллардагы почта бүлекчәләрендә дә), сәүдә үзәкләрендә сатуда бар. Бүгенге көндә иң арзаны 950 сум тора. Киләчәктә Россиядә цифрлы телевидение генә калачак. Әгәр телевизорларыгыз 2013 елга кадәр алынган булса, бу телевизорларга цифрлы приставка алырга һәм антенна тоташтырырга һәм бушка карау мөмкинлеге бирә торган 20 каналны эзләп табарга кирәк. 2013 елдан соң эшләнгән телевизорларга заводтан ук цифрлы тюнерлар куеп чыгарыла, аларга бары тик антенна куеп, каналларны гына эзләп табарга кирәк булачак. Яшь, урта буын кешеләре ул каналларны үзләре дә эзләп таба, ә өлкәннәргә волонтерлар ярдәмгә килә ала.

– 14 октябрьгә күчеп бетмәсәләр, халыкны нәрсә көтә?

– Ул кешеләргә ашыгыч рәвештә цифрлы приставкаларны алып тоташтырырга кирәк була. Аналог форматында “Татарстан-Яңа гасыр” каналы гына кала. Ә моңарчы булган “Летай”, спутник телевидениеләренә бу кагылмый, алар ничек эшләгән булса, шулай эшләячәк, ә 20 каналлы телевидение өстәмә була. Әйтик, өйдә 3 телевизорыгыз бар икән, өчесен дә карый аласыз, бернинди тоткарлык булмаячак.

– Киләчәктә цифр-лы телевидениедә түләүле канал да булырга мөмкинме?

– Әлегә төгәл әйтеп булмый, өченче пакет булачак дигән сүзләр йөри. Аңа үзебездәге регионал каналлар кермәс микән дип фаразлыйбыз. Моның өстендә эш алып барыла, аның түләүлеме, түләүсезме булачагын да төгәл әйтеп булмый әлегә.

– Арча районында цифрлы телевидениене кайсы юнәлештән карап булачак?

– Симетбашта махсус вышка бар, якын авылларга антеннаны шул якка каратып көйләү мөмкинлеге бар, шулай ук Шәмәрдән юнәлешен дә сайларга була. Бу бик мөһим, антеннаны көйләгәндә шул юнәлешләрне чамаламасаң, телевизор әйбәт күрсәтмәскә мөмкин. Сәламәт булып, телевидение тапшырулары аша файдалы мәгълүматлар алып, күңелләрне күтәрерлек тапшырулар карап яшик, хөрмәтле арчалар!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International