Тагын салым турында
Әңгәмәдәшебез – Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
– Мөнир Әмирович, җәй җитүгә халык чит җирләргә ял итәргә ашыга. Ләкин салым буенча бурычы булганнарны чит илгә чыгармаулары мәгълүм. Шул хакта халыкка тагын бер аңлатып үтегез әле.
– Ялга барганда күңелсез хәлләргә тарымас өчен, иң элек салым буенча бурычларны түләргә кирәк. Чөнки бурычлыларны таможнядан уздырмаска мөмкиннәр. Ялга җыенганда гына түгел, берәр төрле килешү төзегәндә дә салым буенча бурычың юкмы икәнлеген белү кирәк. Соңгы вакытта эшкә урнашучылардан да салым буенча бурычлары турында сорый башладылар. Түләүнең иң җайлы ысулы – Федераль салым хезмәтенең сайтында физик затларның шәхси кабинеты сервисы аша. Анда бурычлар да күренә, онлайн түләү мөмкинлеге дә бар. Физик затлар ул сервистан куллануны кулай күрә. Шәхси кабинеты булмаганнарга дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү порталыннан, эре сәүдә үзәкләрендә куелган инфомат аша (ул очракта ИНН номерын язарга кирәк) карап белергә, шулай ук район салым инспекциясенә шалтыратырга мөмкин. Шалтырату өчен Россиядә бердәм федераль номер бар. 88002222222 номеры аша шалтырату бушка. Аның аша Россиядәге теләсә кайсы инспекциягә шалтырату, бурычларны белү мөмкинлеге бар.
– Ел башыннан үзмәшгульләрнең дә салым түләргә тиеш булачагы халык арасында төрле фикер тудырды. Үзмәшгуль булып теркәлер өчен аерым төрләр каралмаганмы?
– Закон буенча аерым төрләре язылмаган. Төп шарт булып, үз товарын җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче булып теркәлгәндә аның хезмәткә ялланган кешеләре булырга тиеш түгел. Әгәр җитештерүче яки хезмәт күрсәтүченең еллык кереме 2 млн. 400 мең сумнан артмый икән, ул үзмәшгуль булып теркәлә ала. Тик кибетләрдә, базарларда сату өлкәләрендә эшләүчеләр, төгәлрәге, товарны алып сатучылар әлеге режимны куллана алмый. Үзмәшгуль булып “Минем салым” дигән мобиль кушымта аша теркәлүе җайлырак. Шул кушымтага ул үзе җитештергән продукциясен сатып алган керемен яза һәм салым буенча кирәкле документларын шунда бастырып ала ала. Хәтта товары өчен акча бирүчегә чекны бастырып бирүне дә әлеге кушымта аша башкарып була. Үзмәшгульнең ай саен кереме булмаса да, салымны кереме буенча гына түли.
– 1 июльдән онлайн-кассалар булдыру кемнәргә кагыла һәм алар товар сатканда нинди документ бирергә тиеш?
– 1 июльдән әлеге закон барлык эшмәкәрләргә кагыла. Сату-алу белән шөгыльләнүчеләр дә касса аппараты куйдырырга мәҗбүр була. Ләкин үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә онлайн-касса закон нигезендә каралмаган. Алар касса аппараты куймыйча эшли. Челтәрле маркетинг буенча товар саткан очракта акча алганнан соң контроль-касса аппаратыннан чыгарып чек бирергә тиеш. Бу 1 июльдән мәҗбүри рәвештә каралган.
– Үзмәшгульләр бина арендалый аламы?
– Үзмәшгуль булып теркәлгәндә закон буенча арендага алу чикләнмәгән. Әгәр сездән документ сорасалар, мобиль кушымтадан, кайсы айда үзмәшгуль булып теркәлүегез турында белешмә бастырып алу мөмкинлеге бар.
– Инвалид үзмәшгульләргә ташламалар каралганмы?
– Үзмәшгульлек законы нигезендә, гомумән, ниндидер ташламалар каралмаган. Яңа салым режимы нигезендә үзмәшгульләргә салым ставкасы – әгәр керем физик затлардан алынса – 4 процент, юридик затлардан, ягъни шәхси эшмәкәрләрдән алынган очракта 6 процент.
Шәхси сорауларыгыз булса, район салым инспекциясенә мөрәҗәгать итегез. Уңайсыз хәлләргә тарымас өчен салым буенча бурычларны үзвакытында түләп барыйк.
Розалия Сафина