Ветеран футболчы Капралов

2019 елның 5 июле, җомга

Ветеран футболчы Капралов

Ул үзе безнең редакцияне эзләп тапты. Арчада узган балачагы, яшьлеге, дуслары турында сөйләшеп утырды. Узган ел без дөньякүләм футбол чемпионаты уңаеннан Арчаның үз футболчылары, ветераннар турында язган идек.

Искә төшерик, 1941 елда туган, бүгенге көндә Түбән Новгородта яшәүче, заманында Арчада гына түгел, республиканың җыелма командасында уйнаган Равил Җәләлиев, Арчаның атаклы футболчысы Аркадий Мартыновның улы Владимир Мартынов узган ел шулай ук редакциядә кунак булып киттеләр. Шушы көннәрдә Арчаның тагын бер ветеран футболчысы 1946 елгы Анатолий Михайлович Капралов бездә кунакта булды. Үткәннәргә, тарихка битараф булмаганга рәхмәт аларга.

– Мин Арчаның Интернационал урамының 16нчы йортында яшәдем, – дип сөйләде кунагыбыз. – У-у, безнең балачак... шау-гөр килеп үтте. Урам белән урам футбол уйнадык. Командаларны оештыручы Мәсхүт Нагуманов турнир үткәрер иде. Хәтта футбол уйнарга яраклымы без юкмы – медицина тикшерүләре үткәрде. 5 яшьтән футбол уйный башладым. Тау астында уйнар идек. Арчаның 1нче мәктәбендә укыдым. Тупны әти Михаил Федорович сатып алыр иде. Мин әти белән әнигә (Мария Алексеевна) бер генә бала булып үстем. Әти крахмал заводында слесарь булып эшләде, әни дә шунда ук – аппаратчы.

Анатолий Михайлович мәктәпне тәмамлагач, Казан химия-технология институтында инженер-химик белгечлеге алып чыга. Һөнәре буенча туган ягында эшләргә туры килми аңа. Бүгенге көндә Сыктывкарда яши. Менә туган ягына кайтып килергә булган.

– Элеккеге фотоларны карап утырганда искеләрен таптым. Бу безнең футбол командасы бит! Тарих бит бу! Һәм менә бу фотоларны сезгә, редакциягә алып килергә булдым. 50 яшькә кадәр футбол уйнадым мин!

Анатолий Михайлович фотодагы уенчыларны санап чыкты.

– Менә беренче рәттә сул якта Равил Миңнуллин, икенчесен хәтерләмим, өченчесе Мөхәммәт Мөхәммәтҗанов, аның янында иң кырыйда мин. Ә икенче рәттә сулда беренче Әнвәр Сагаев, Гапсабир Садыйков, өченчесе капкачы, хәтерем ялгышмаса, исеме Мөбарәк иде бугай, аннан соң Әмин Сафин, Эрнест Дышаев, Валерий Христофоров, Вячеслав Николаев. Футболны уйнап та карый идек инде без!

...Анатолий Михайлович китәргә ашыкты. “Бүген юлга чыгам. Машина көтеп тора”, – диде. Без аны тоткарламадык. Юл кешесенең юлда булуы хәерле. Безнең күңелләрдә Анатолий Михайловичка карата олы ихтирам хисләре калды. Истәлек фотосын карап, читкә алып куймаган. Редакциягә алып килгән. Ә үткәннәрне, тарихны онытырга ярамый. Аларда алмашка килүче яшьләргә сабак булучы кеше язмышлары...

Бәлки фотодан үзләрен яки танышларын танучылар булыр.  Хөрмәтле газета укучылар, без сездән кызыклы истәлекләр көтәбез. Ә Анатолий Михайловичка исәнлек-сау- лык, гаиләсенә иминлек телибез!

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International