Коммунизм төзеп йөрдек

2019 елның 5 июле, җомга

Коммунизм төзеп йөрдек

Узган гасырның 70нче еллары. Район Мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсе бара. Беренче секретарь Харис Зәйнуллин чыгыш ясаганнан соң сорауларга җавап бирде.

– Менә монда берәү болай дип язып җибәргән, – диде ул: “Иптәш Зәйнуллин! Мостафин язган, сез укыган док- ладлар өчен Мостафинга кандидатлык дәрәҗәсе булса да бирергә кирәк”. Дөрес язгансыз, иптәш Мос- тафин моңа бик лаек.

Минем КПСС райкомында инструктор булып эшләгән вакыт. Тәлгать Нурзадович пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире. Иртәдән кичкә кадәр кәгазь эшенә чумган, яза да яза. Улы Айдар да әти төннәр буе да нәрсәләрдер яза иде, ди.

Мин райкомга эшкә килгәндә биш көнлек эш атнасына күчелгән иде инде. Ә райкомда шимбә дә ярты көн эшлисе икән. “Ник ярты көн?” – дип сорадым. “Тәлгать Нурзадович аркасында”, – диделәр. Зәйнуллин шимбә көннәрдә кабинетларны карап йөри икән. Барысы да бикле, бер Мостафин гына язып утыра. “Мостафинга яраганны, сезгә ярамыймени, ярты көн эшләгез!” – дигән.

Беркөнне кичке якта Тәлгать Нурзадовичны РОНОга мөдир итеп озаттык. Икенче көнне карасак, Тәлгать Нурзадовичыбыз кабинетында эшләп утыра. Зәйнуллин: “Кире кайт, синнән башка булмый”, – дип шалтыраткан икән.

Якын туганы булган колхоз рәисе үзе сөйләгән иде. Бер бәйрәм уңаеннан шоферы аркылы ит биреп җибәргән бу моңа. Алмаган, кире борган.

Бүгенге көн күзлегеннән караганда болар сәер, көлке тоелырга мөмкин. Ул чорда “ата коммунист” дигән төшенчә бар иде. Намуслы, сүздә генә түгел, барлык яшәешендә партия абруен югары тоткан чын комму-                                          нистлар турында әйтәләр иде шулай дип.

Без бит коммунизм төзибез дип рухланып, канатланып үскән буын. Ил җитәкчесе Никита Хрущевның: “Совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яшәр”, – дигән канатлы сүзләре кайларга гына язып эленмәгән иде. Матур киләчәк көтәргә тиеш иде халыкны. Коммунизм төзелеп беткәч акчаның кирәге калмый. “Һәркемнән сәләтенчә, һәркемгә хаҗәтенчә” булырга  тиеш иде. Ягъни, иртән эшкә барасың, намус белән эшлисең, кайтканда кибеттән кирәк әйбереңне  алып чыгасың. Акча булмагач түлисе юк бит инде.

Барлык илләрдә коммунизм җиңгәч армиянең дә кирәге калмый. Чөнки: “Кеше кешегә дус һәм туган”. Дуслардан гына торган җәмгыятькә милиция нәрсәгә? Чөнки аларга эш калмый, каракларның, җинаятьчеләрнең эзе дә булмый ул җәмгыятьтә.

Бервакыт Тәлгать Нурзадович чакыра, Мирҗәм фермасында коммунизмның беренче чаткыларын кертеп карыйбыз, ди. Республикада да алдынгы дуңгызчылык фермасы бу. Хикмәт менә нәрсәдә. Совхоз хисапчысы ай беткәч терлекчеләрнең хезмәт хакын исәпли, исемлекне терлекчеләр йортындагы өстәл өстенә китереп сала. Янәшәдә акча салынган тартма. Фәлән апа керә дә (хисапчы кайтып киткән, терлекче бүлмәдә берүзе), исемлектән фамилиясен табып кул куя, тиешле акчаны санап ала. Ул чыккач икенчесе керә... “Намус – иң яхшы контролер”, дигән сүзләр дә еш кулланыла иде ул елларда.

Гади терлекченең аңы шундый дәрәҗәдә булганда КПСС райкомының бүлек мөдире ничек инде бушка  ит алсын?

Партия солдаты иде инде ул Тәлгать Нурзадович, кая кушсалар шунда барды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булды, 1981–1989 елларда “Коммунизмга” район газетасы мөхәррире булып эшләде. Мин ул чорда хатлар бүлеге мөдире идем.

Аңа кадәр райкомнан безгә эшкә җибәрелгән бер иптәш нәрсә генә язсаң да: “Бу беренчегә ошамас, ул нәрсә әйтер?” – дип аптырата иде. Тәлгать Нурзадович алай катып калган партия үтәүчесе булып чык- мады. Чөнки монда тормыш райкомның икенче катыннан караганда башкачарак күренә иде. Мостафин эшләгән еллардагы газета төпләнмәләрен  карап утырганда әле дә гаҗәпләнеп куясың. Ул тәнкыйть, булган проблемалар, кеше язмышлары  турындагы язмалар һәммәсе мөхәррир йөрәге аша узган бит! “Юк, бу язманы биреп булмый”, – дигәнен хәтерләмим мин аның.

Берзаман Тәлгать Нурзадовичка яңа йорттан өч бүлмәле фатир бирергә булалар. “Кирәкми, мохтаҗракларга бирегез, без монда ияләнгән инде”, – ди ул.

Тәлгать Нурзадович илдәге тетрәнгеч вакыйгаларны бик авыр кичерде, түрәләрнең комсызлыгын, оятсызлыгын күреп: “Нишлиләр болар?” – дип башын чайкап куяр иде.

3 июльдә Тәлгать Нурзадовичка 90 яшь тулды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов аңа Россия  Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Юбилярны район газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин котлады.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International