Оныклары, оныкчыклары янәшәсендә
Вазыйх абый Шәрәфиев бүгенге көндә Яңа Кенәрдә оныгы Раил, килене Тамчы, оныгы Чулпан белән яши. Күршедә генә кызы Зөлфия, кияве Марат.
– Без Түбән Камадан кайтып бирегә урнаш- тык. Кайнатам да бар әле. Аңа 91 яшь. Узган ел юбилеен билгеләп үтте, – ди Зөлфия.
Алар белән без Вазыйх абыйның 90 яшьлек юбилеенда очраштык. Юбилярны районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек- ле бүләк һәм күчтәнәч тапшырды.
Вазыйх абый үзе Югары Оры авылыннан. Күп балалы гаиләдә өченче бала була. Әтисе авыл Советы рәисе. 1941 елда сугышка китә дә хәбәрсез юкка да чыга. Әнисе алты бала белән бер ялгызы кала. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән Вазыйх Казанга ФЗӨгә укырга керә. Тәмамлаганнан соң аны Себергә эшкә җибәрәләр. Красноярск өлкәсендә эшли, әнисенә акчалата ярдәм итеп тора.
Туган ягына ул 1955 елда кайта һәм Яңа Кенәр пекарнясына икмәк пешерүче булып урнаша. Шушы ук елны Әлфия исемле кыз белән гаилә корып җибәрә. Сәүдә системасында яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен аларның икесен бергә Байкал авылына кибетче итеп куялар. Шунда йорт төзеп, матур гына яшәп китәләр. Алты елдан соң яңадан Яңа Кенәргә кайтып урнашалар. Лаеклы ялга чыкканчы хуҗалык товарлары кибетендә сатучы булып эшлиләр.
Әлфия апа алты ел элек вафат булган. Олы уллары Рәфкать тә моннан өч ел элек үлеп киткән. Шулай соңгы елларда Вазыйх абыйга икеләтә кайгы кичерергә туры килгән. Ярый әле оныклары, кызы бар. Юбилеен да ул оныклары, оныкчыклары янәшәсендә билгеләп үтте.
Гөлсинә Зәкиева