Хыяллар тормышка ашсын!

2019 елның 5 июле, җомга

Хыяллар тормышка ашсын!

11нче сыйныфны тәмамлаган егет, кызлар аттестат алдылар, мәктәп белән хушлаштылар, саубуллашу кичәләре үткәрделәр, бергәләп таң аттырдылар...

– Районда быел барысы 161 егет һәм кыз 11нче сыйныфны тәмамлады, – дип сөйләде безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров. –Шуларның 34е медалистлар. Күбесе югары уку йортына барачак.

– Рус теле һәм математикадан имтихан нәтиҗәләре 70 баллдан ким булса, медаль бирелмәячәк иде, – диде ике медалист биргән Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева. – Быелгы яңалык шушы. Һәм булачак медалистларның шактый нервсын ашый торган яңалык. Быел безнең мәктәпне 4 бала тәмамлады. Барысы да югары уку йортына бара. Укытучылар  укучыларын дәүләт имтиханнарына үзләре әзерлиләр, акча түләп, репетиторларга йөрү юк. Безнекеләрнең барысы да (берәүдән кала) югары уку йортларында бюджет урыннарында укыйлар.

Соңгы елларда математика буенча иң югары нәтиҗәне бирүче Ашытбаш мәктәбенең математика укытучыларын атап үтәсе килә. Алар: Гөлназ Сәлимҗанова, Халисә Әхмәдуллина.

Өч медалист биргән Яңа Кенәр мәктәбендә 11 сыйныфны 16 бала тәмамлады. Сыйныф җитәкчесе  Ләйсән Нигъ- мәтуллина:

– Безнең сыйныфта Яңа Кенәр, Ташкичү, Мәмсә, Югары Оры, Сөрде, Шурабаш авыллары балалары укыды, – дип сөйләде. – 10 егет, 6 кыз.   Табиб, авыл хуҗалыгы белгече, энергетик булырга телиләр. Медалистлар үз белемнәрен акладылар.

Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлаган Айбулат Гарипов:

– 10 сыйныфка Ташкичү мәктәбеннән килдем, – дип сөйләде. – Яңа Кенәр мәктәбен алтын медальгә тәмамладым. Документларны Казанга төзүчеләр әзерләүче югары уку йортына илтеп бирдем. Төзелеш эшен беләм. Әти белән шактый эш башкарырга туры килде.

Иске Чүриле мәктәбенең чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Ләйсән Вәлиева: “Мин Арчаның 2нче мәктәбендә имтиханнар үткәрү пунктында да эшләдем, – дип сөйләде. – Имтихан тапшыручылар алгы һәм арткы яктан да видеога төшереп торылды. Имтихан алдыннан балалар бик дулкынлана, башлангач тынычланалар. Быелгы имтиханнар башка елларга караганда җиңелрәк булды. Иске Чүриле мәктәбен 7 бала тәмамлады. Бик акыллылар. Аркаларыннан сөеп кенә тордым. Бәхетләре була күрсен...”

Иске Чүриле мәктәбен тәмамлаган Әмир Хөсәенов: “Программачы булам”, – ди.  “Математика һәм рус теленнән имтиханнар авыр булмады, – дип сөйли. – Ә менә информатика авыррак булды. КФУ яки КАИга барачакмын”. “Мәктәпне тәмамлаганга сөенәсеңме әллә күңелдә моңсулык бармы?” – дип сорыйм. “Шатланам, чөнки алда безне тагын да кызык- лырак тормыш көтә!”

Хыяллар тормышка ашсын! 

  Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International