Бар да халык өчен

2019 елның 5 июле, җомга

Бар да халык өчен

Мәгълүм булганча, РФ Президенты Указы белән быелдан Россиядә 12 юнәлеш буенча  илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла. Безнең республикада әлеге проектларга федераль бюджеттан 44,6 миллиард сум акча бүленәчәк.

Илкүләм проектлар кысаларында Татарстанда 3090 урынлы 29 балалар бакчасы, ГТО комплексын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы, 10 муниципаль-җәмәгать урыннарын төзекләндерү һ.б. күздә тотыла. Депутатлар үз территорияләрендә әлеге объектларны игътибар үзәгендә тотачак.

“Бердәм Россия” партиясе, бу мөһим эшләрне контрольгә алып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, билгеләнгән максатларга ирешү, шуның белән халкының тормыш сыйфатын күтәрергә ирешүне бурыч итеп куя.

Без район газетасы битләрендә Арча районында әлеге проектлар буенча башкарылачак эшләр белән таныштырып киләбез. Яңа Чүриле авылында психоневрология интернатының өч катлы торак комплексы төзелә. Хәзерге вакытта биредә тулы көчкә төзелеш эшләре бара.

3 июльдә район башлыгы урынбасары, Арча муниципаль районында тормышка ашырыла торган илкүләм һәм федераль проектлар кураторы Гөлнара Гарипова Урта Пошалым авылында урнаштырылачак фельдшер-акушерлык пункты урынында планлаштыру үткәрде. Бирегә газ, электр, су китерелгән инде.

– Яңа пункт бик кирәк, – ди пункт мөдире, әлеге өлкәдә 30 ел стажы булган Сания Һидиятова. – Моңа кадәр пункт мәдәният йортында булды, аннан соң мәктәпкә күчерелде.

Әлеге пунктны урнаш- тыруга район Советы депутаты, урман хуҗалыгы директоры Шамил Хәйруллин җаваплы. “Булдыра алганча ярдәм дә итәчәкмен”, – диде ул.

“Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында районда тагын үзәк хас- таханәдәге йөрәк-кан тамырлары үзәге, балалар консультациясе өстәмә җиһазлар белән тулыландырылачак. Шулай ук районның сәламәтлек саклау системасын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү күздә тотыла.

“Мәгариф” проекты буенча Лесхоз, Иске Чүриле, Яңа Кенәр, Арчаның 7нче урта мәктәпләренең матди-техник базасы яңартылачак.

“Торак һәм шәһәр мохите” проекты кысаларында Арча шәһәренең Совет мәйданы һәм Зур урам төзекләндерелә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International