Хөрмәтле арчалар!

2019 елның 5 июле, җомга

Хөрмәтле арчалар!

Сезне ихлас күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә, игътибар, үзара хөрмәт, татулык һәм якыннарының яратуы – һәр кеше тормышының төп байлыклары. Алар безнең  тормышыбызны мәгънәлерәк, бәхет һәм шатлыкларны тулырак тоярга, авырлыкларны  җиңәргә ярдәм итә. Бары гаилә генә кеше тормышын хисле һәм рухи яктан бай итә ала.

Безнең районда нык, тату гаиләләр аз түгел. Бу көндә ата-аналарның мөнәсәбәтләре балалары өчен күңел җылылыгы, татулык һәм бер-берсенә ихтирам үрнәге булып торган парлар аеруча хөрмәткә ия. Шулай ук ата-ана тойгысын барыннан да өстен куйган күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә рәхмәт сүзләре юллыйм. Киң күңеллелек, түземлек һәм гаилә учагын саклавыгыз өчен рәхмәт, сезгә!

Кадерле арчалар!  Гаиләләрегез нык булсын, аларда киләчәк буыннар – безнең балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбыз мәхәббәт һәм  кайгыртучанлык тоеп үссен. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, шатлыклар һәм бәхет телим! Якын кешеләрегезгә һәр көнне ярату, наз сүзләре бүләк итегез! Ә яшь гаиләләрнең үзара мөнәсәбәтләренең чисталыгын һәм ихласлыгын озак еллар саклап килгән, данлы гаилә традицияләрен саклаган, гомер буе яратышып һәм тату яшәгән кешеләрдән үрнәк алуларын телим. Үз гаиләләрегезне саклагыз!

 

И.Г.Нуриев,

Арча муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International