Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Югары Масрадан Гайфетдиновлар гаиләсе Арча ЗАГСында узган бәйрәм кичәсендә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә ия булды.
50 ел иңне-иңгә куеп, 4 бала тәрбияләп үстергән, үрнәк булып яшәүче Сүрия апа белән Хәбибулла абый әлеге бүләккә хак рәвештә лаеклы.
Аларның кавышу тарихы да үзенчәлекле. Бер-берсен бер тапкыр күреп, аз гына аралашып гаилә кора алар. 1969 елның 23 феврале. Иске Кырлай кызы Сүриянең күңеле нигәдер артык шатрак бүген, фермадан эшен бетереп кайт-кач кич клубка барасын уйлап иләсләнә ахры. Кичен ул ике абыйсы белән бер сәхнәдә спектакльдә катнашачак. Эшен бетереп кайтып китәргә торганда, кыз каршында димчелеге белән танылган авылдашы пәйда булды. Фермадан бергәләп машинага утырып кайттылар. Тик Сүрияне нигәдер өйләре турысында төшереп калдырмадылар, үзләренә алып киттеләр. Анда Хәбибулла атлы егет көтеп торган икән. Сүрияне күргәне булган, ошаткан, бүген менә кулын сорамакчы. Югары Масрада бер булган чибәр егетне Сүрия апа күргәч тә ошата. Шунда әлеге йорт хуҗасы да салпы якка салам кыстырып куя: “Бар кызым, үкенмәссең, әйбәт кеше. Үземнең кызым булса, уйламый да биреп җибәрер идем”. Мөндеш МТСында эшләүче абый анда килеп эшләүче Хәбибулланы күптән күзәтеп йөри икән. Өенә кайтып киткән Сүриянең артыннан ук Хәбибулла абый авылдашлары белән кыз сорарга килеп җитә. Клубтагы спектакльдә Сүрия катнашмыйча калса да, зур вакыйга була – шул көннән Югары Масрада берничә сәгать элек кенә танышкан кыз белән егет бер гаилә булып яши башлый.
Югары Масрада туып-үскән Хәбибулла абый 3 ел армиядә хезмәт итеп кайт-кач тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм 40 ел туган колхозында чылбырлы тракторда хезмәт куя. Намуслы хезмәте өчен ул күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Сүрия апай исә – чиләгенә күрә капкачы. 7 сыйныф тәмамлагач фермага эшкә килгән кыз килен булып төшкәч тә шул хезмәтен дәвам итеп, лаеклы ялга чыкканчы эшли. Алдынгы терлекче булган Сүрия апа да хезмәт ветераны, ВДНХның “СССРның авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен” дигән бронза медале, күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе. Бүгенге көндә алар икесе дә пар канатлы булулары, бәхетле тормышлары, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәүләре өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. “Үзебезгә туйлар уздыру насыйп булмады, безне зурлаган һәркемгә рәхмәт”, – дип ихлас рәхмәтләрен җиткерде алар алтын балдак- лар алмашканда. Газизләрен котларга килгән балаларга, оныкларга да рәхәт. Көндәлек тормышта әйтергә вакыт таба алмаган рәхмәт, ярату хисләрен бәйрәм чарасында җиткерде алар.
Бәйрәмнең тагын бер хөрмәткә лаек геройлары — Шушмабаштан 56 ел шатлык-борчуларны урталай бүлеп, районда үрнәк булып яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе. Яшьлекләрендә алар өчен дә Мендельсон маршы яңгырамаган. Носыда күршеләр булып яшәп, 4 ел очрашып йөргән яшьләр, Хәйдәр абый ятим калгач кавышып гаилә булып яшәргә ниятли. Әле мәктәпне яңа тәмамлаган яшь кыз булса да, Зөлхәбирә апа үз әти-әнисе үрнәгендә гаилә учагын якты, җылы итеп төзеп, ирен хөрмәтләп яши башлый. Яшьтән гармунда уйнарга өйрәнгән Хәйдәр абый гомере буе клуб мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга. “Хәйдәр абый мәдәният өлкәсендәге аксакалларыбызның берсе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, без яшьләр аңардан күп әйбергә өйрәндек”, – дип котлау сүзләрен җиткерде район Мәдәният йорты хезмәткәре Расих Галимҗанов һәм башкарган җырын да юбилярларга багышлады.
Зөлхәбирә апа да гаилә җылысын саклап, гадел хезмәт белән, балаларын тәрбияләп, ирен кайгыртып яшәгән үрнәк ханым. Хезмәт юлын ул мәктәпне тәмамлагач Носыда терлекче булып башлый. Шушмабашка күченгәч озак еллар балалар бакчасында пешекче булып лаеклы ялга чыга. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары күп хезмәт ветераны, герой-ана Зөлхәбирә апаның. Гаиләдә канат ныгытып олы тормыш юлына очырган балалары – 4 егет, 1 кыз әти-әнисен 12 онык, 2 оныкчык белән бүләкләгән. Оныкларын тәрбияләргә ярдәм итеп, шатлык-сөенечләрен уртаклашып яшәү көче ала Әхмәтовлар.
Юбилярларның бәйрәм көнендәге шатлыкка уралган имзасы ЗАГСның “Дан китабы”нда урын алды. Котларга килгән район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина, Шушмабаш авыл җирлеге башкарма комитеты белгече Мөнирә Шәйхетдинова гаиләләргә үрнәк, ихтирамга лаек тормыш юлы үткәннәре өчен рәхмәт һәм изге теләкләрен җиткерде.
“Син – минем бәхет, мин – синең бәхет, ерактан тора бәхетем дәшеп...” Булат Бәхтияров башкарган җырдагыча, аларның бәхете ерактан ук балкып, тирә-юньдәгеләргә дә нурларын таратып тора.
Розалия Зиннәтова