Бу эштә ваклыклар юк. Татарстанда “Илкүләм проектлар. Фотоконтроль 2019”

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстанда “Илкүләм проектлар. Фотоконтроль 2019” төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проектның ничек тормышка ашырылуын “Бердәм Россия” фракциясе инициативасы белән төзелгән эшче төркем күзәтә. Аның җитәкчесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова киңәшмә үткәрде. Видеоконференциядә район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова катнашты.

Җитди сөйләшү булды ул. Кайбер районнар илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча хисап тоттылар. Проект кысаларында юллар төзелә, мәктәп, бакчалар, медицина пунктлары, торак йортлар салына, урамнар төзекләндерелә, мәгариф, медицина, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасы яңартыла, алар өстәмә җиһазлар белән тулылана һ.б. Ерак барасы юк, Арча шәһәре үзәгендә “Торак һәм шәһәр мохите” проекты кысаларында Совет мәйданы һәм Зур урам яңартыла. Үзгәрешләр күз алдында. Эшнең ничек барганын без – халык күзәтеп торырга тиеш. Илкүләм проектларның максаты да шунда: халыкның көнкүреш һәм тормыш хәлен яхшырту. Ә үзе өчен эшләнгән проектларның ничек тормышка ашырылуына берәү дә битараф калыр- га тиеш түгел. Проект кысаларында барган һәр төзелешнең паспорты язылып, күз алдына куелырга тиеш. Аннан нинди төзелеш барганын белеп булачак.

Татьяна Ларионова эшләнеп бетмәгән җитешсезлекләрне әйтеп үтте. Әле һаман да халык илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча тиешле мәгълүматны алмаган. Әле һаман да төзелеш урыннарында паспортлар – мәгълүмат стендлары куелып бетмәгән.

– Проектларның ничек тормышка ашырылуы турындагы фотолар килә, – дип сөйләде Татьяна Ларионова. – Әмма алар “Бердәм Россия”нең муниципаль депутатларыннан килә, халыктан түгел. Мин сорыйм, хәтта таләп итәм: бу эшкә халыкны тартырга кирәк. Яшь гаиләләр бакча, торак төзелешен күзәтсен, яшьләр оешмалары спорт мәйданчыклары, мәдәният корылмалары төзелешенә игътибарлы булсын... Ә мисаллар бар. Әнә, Арча районында пенсионерлар һәм хәтта дин әһелләре Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының яңа торагы төзелешен карап кайттылар. Бу тәҗрибәне башкаларга да өйрәнергә һәм кулланырга кирәк.

– Бер-беребездән өйрәнеп, тәҗрибә уртаклашып эшләргә кирәк, – дип тәмамлады киңәшмәне Татьяна Ларионова. – Фотоконтроль системалы, даими алып барылсын. Бу эштә ваклыклар юк. Илкүләм проектларны даими рәвештә тормышка ашырмасак, сүзгә генә батып калачакбыз…

 Һәркем VMESTE.TATAR порталында үз районында, авылында яки туган шәһәрендә нәрсәләр эшләнәчәген карый ала. Һәм үзегездә барган төзелешләрне фотога төшереп, әлеге порталга җибәреп була.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International