Бу көнне бөтен юллар Шушмабашка илтә иде. Иртән бирегә “Гостехнадзор” Идарәсенең 25 райондагы бүлек җитәкчеләре – баш дәүләт инженер-инспекторлары семинар-киңәшмәгә җыйналды. Анда Идарә җитәкчесе Радик Зиатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Семинар-киңәшмәнең беренче өлешендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, бурычларны ачыкладылар, баш дәүләт инженер-инспекторларның төп бурычы – үз- йөрешле машиналар һәм башка техниканың куелган таләпләргә туры килүенә, техник яктан төзек булуына ирешү. Әлегә бу мәсьәләдә эшлисе дә эшлисе, хуҗалыкларның бер төрдән икенче төргә әверелүе техниканы рәсмиләштерүдә кыенлыклар китереп чыгара. Ә техник карау үтмәгән, төзек булмаган техниканы гомумән файдаланырга ярамый. Сүз бит кешеләр иминлеге турында бара.
“Северный” ширкәтенең машина-трактор паркындагы тәртип һәркемгә ошады. Остаханәдә бөтен шартлар тудырылган, хезмәтне саклау кабинетындагы күргәзмә материаллар, хезмәтне саклауның чынбарлыктагы куелышы семинарда катнашучыларның күңелләренә хуш килде.
Комбайннарны, ашлык ташыйсы машиналарны әзерләп, кат-кат сынап караганнар. Семинар өчен генә түгел, һәр елны шулай эшли алар. Җәймә өстенә кертеп ашлык суктырып карадылар – ник бер бөртек коелсын! Башка район- нардан килгән “бәйсез” инс- пекторлар комбайннарга техник карау үткәрде, алар да бик канәгать калды.
Төштән соң бирегә үзебезнең районның хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар җыйналды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалык- ларда терлек азыгы әзерләүнең, урып-җыюга әзерлекнең торышына анализ ясады.
Район буенча бер шартлы терлеккә 11 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Казанка”, “Тукай” ширкәтләрендә – 23әр, “Курса МТСы”, “Аю” ширкәтләрендә 16шар центнер туры килә. “Төрнәле–Пошалым”, “Кишет” хуҗалыкларында 6 центнер чамасы гына.
Район буенча бер комбайн уртача 437 гектар иген суктырырга тиеш. “Кызыл Яр”да – 1561, “Кишет”тә – 845, “Ташкичү”дә – 817, “Игенче”дә 804 гектар туры килә. Әйбәт көннәргә, комбайнның ватылмый эшләвенә исәп тотылган саннар бу. Җаваплылык бик зур, оешканлык, әйбәт әзерлек таләп ителә.
Район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Мулләхмәт Әскәров урып-җыю чорында имин эшләү өчен куела торган таләпләрне җентекләп аңлатты.
Район башлыгы Илшат Нуриев быелгы урак өстендә элекке җитешсезлекләр кабатланырга тиеш түгел, дип искәртте. Ашлык өстен ябып йөрергә, югалтуларга юл куймаска. Урып-җыюда эшләүчеләр кызыксынып эшләрлек булсын, көн саен күпме хезмәт хакы язылуын белеп торсыннар. Хезмәт куркынычсызлыгы беренче планда булырга тиеш, кеше гомере иң кадерлесе.
Ильяс Сәхәпов