Бер көндә 65 баш умартасының эшче кортлары үлеп беткән

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

“Бөртекләп җыйдым мин аларны”

Яңа Кишет авылында яшәүче Илгиз Абдуллин йөрәге әрнегәннән әйтә бу сүзләрне. Әйтерсең дә, бер көндә 65 баш умартасының эшче кортлары үлеп беткән бит аның.

– Менә битлек киегез, исән калган кортлар бик ачулы, – дип каршы алды ул безне. Кортларның ачуы бездә түгел дә, тик алар мондый аяныч хәлгә кем төшергәнен каян белсен инде...

Хәл, дөрестән дә, аяныч, утырып еларлык. Элекке умартачылар күч китеп барса: “Бер сарык очып китте”, – дигәннәр. Ә монда зыянны сарык белән генә бәяләрлек түгел. Умарталарның очу тишекләре алдында, чирәм арасында үлгән кортлар өеме. Умарталыкта шомлы тынлык. Илгиз бер умартаның капкачын ача: “Салкын булгач ачып чистартып та булмый”, – ди ул. Эчтә дә үлгән кортлар...

– Бер корт семьясында 80 мең чамасы корт, – ди район умартачылар ширкәте җитәкчесе Ядкәр Мөхәммәдиев. – Шуларның 40 меңе эшкә китә, дип исәплик. Оя саен шуның кадәр корт юкка чыккан, дигән сүз.

– Мин аларны бөртекләп диярлек җыйдым бит, – дип ачыргалана Илгиз Абдуллин. – Умарталык өчен җир алулары гына да ничек авыр булды. Өч җиргә кредит түлисе, балаларга ярдәм итәсе бар. Ярый әле 15 башын урман буена менгергән идем, аларына берни булмаган.

Иске Кишеттә Рәис Әхмәтҗановның 18 баш умартасы зыян күргән. Рафаэль Хәйруллин, Радик Гайфуллин, авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановның да кортлары быел бал җыя алмас инде. Бу исемлек әле тагын да артырга мөмкин.

Исән калган кортлар кемне чагарга, зыян күрүчеләр кемгә дәгъва белдерергә тиеш соң?

Умартачылар “Кишет” ширкәте агрономына төртеп күрсәтә, агу сипкән тракторчының исем-фамилиясе билгеле. “Тракторчының гаебе юк, – ди агроном. – Ул кушканны эшли. Мондый хәлнең булганы юк иде, төнлә сибәбез агуны...”

– Иртәнге сәгать дүрттә сибә башлаганнар, – дип белеп сөйләшә умартачылар. – Бу вакытта бал кортлары эштә була инде.

“Кишет” ширкәте басуларга агу сибеләчәге турында район газетасына да, “Арча” радиосына да белдерү биргән булган. Әмма анда көн дә, вакыт та, кайсы басу икәнлеге дә күрсәтелмәгән.

Быел 11 майда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов имзасы белән кисәтү хатлары җибәрелә: “Соңгы елларда басуларны агу химикатлары белән эшкәрткәннән соң бал кортларының күпләп агулануы ешайды. Бу басуларны эшкәртүчеләрнең умартачыларны үзвакытында кисәтмәвеннән килеп чыга. Куркынычсызлык таләпләре нигезендә, пес- тицидлар белән эшкәрткәнче 3 көн алдан җаваплы кешеләр якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүче халыкны планлаштырылган эшләр белән таныштырырга тиешләр.

Умартачылык продукциясе куркынычсызлыгын һәм бал кортларын пестицидлар тәэсиреннән саклау максатларында эшкәртүне соң сәгатьләрдә генә башкарырга...”

Менә бу очракта “соң сәгатьләрдә генә” дигән таләп үтәлмәгән, иртән сипкәннәр агуны. Төнлә сипсәләр агу исе килеп торган басуга кортлар төшмәс иде. Ә монда эшләп йөргән кортлар өстенә сипкәннәр булып чыга...

Мондый башбаштаклык- лар турында башка урыннардан да хәбәрләр килеп тора. Болай дәвам итсә, бөтенләй бал кортларсыз калмабызмы?

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International