Киләчәктә дә аңа сәламәтлек, сабырлыклар бир

2019 елның 12 июле, җомга

Киләчәктә дә аңа сәламәтлек, сабырлыклар бир

10 июльдә “Булгария” теплоходы батуга сигез ел тулды. Кама Тамагы районының Сөйки авылы янында Идел елгасында булган фаҗига 122 кешенең, шул исәптән 28 баланың гомерен өзде. Әлеге фаҗигагә юлыгучылар арасында Арча районы кешеләре дә бар иде. Өч көнгә генә ял итәргә дип киткән 11 якташыбызның 7се һәлак булып, якыннары күңеленә мәңгелек хәсрәт салды.

Беркөн социаль челтәрдә шундый сүзләргә юлыктым. Белмим, төгәл җиткерә алырмынмы. “Кешенең йөрәгендә кырык кыл бар. Якыныңны югалткан очракта еллар үтү белән аның 39ы акрынлап юкка чыга, ә соңгы кырыгынчысы йөрәк түрендә мәңгегә кала”, – диелгән иде анда. Тик бу аналар йөрәгенә кагылмый. Яшьнәп торган чагында менә шулай фаҗигале төстә газизеңне җир астына илтеп сал инде. Нинди генә ана йөрәге шуңа түзә алсын икән.

“Булгария” теплоходында кызы Елена һәм кияве Рамил Низамиевлар батып үлгән, хәзерге вакытта оныклары Яна белән Даянны тәрбияләүче Маргарита Ефремова белән сөйләшкәндә шул хакта уйладым.

– Даянга өч, Янага алты яшь иде. Үзләре китәр алдыннан Елена балаларына рәсем ясарга дип карандашлар һәм альбом биреп калдырды. Әниләре киткәч Яна: “Әти белән әни кайтмыйлармени?” – дип сорады. “Кайталар, нишләп кайтмасыннар”, – дидек тә баланың бу сүзләре турында оныттык. Соңыннан искә төшердек. Бу әйберләрне әниләренең соңгы бүләкләре итеп әле дә саклыйлар, – ди Маргарита Александровна күз яшьләрен тыя алмыйча. – Ул вакытта нидер булыр кебек түгел иде. Кичке 9нчы яртыда әни, без кузгалдык, хәерле юл телә, дип кыз шалтыратты. Икенче көнне хәбәрләшмәдек. Аннан телевизордан һәлакәт турында ишеттек. Бардык. Исән калганнар исемлегендә балаларыбызның фамилияләрен күрмәдек. Сочида яшәүче улым тануда катнашты. Бик матур яшәделәр. Икесен бер кабергә күмдек тә. Ул көннәрдә мин томан эчендә кебек йөрдем. Рәхмәт Арча яшьләренә, дусларга, туганнарга, авыр минутларда зур ярдәм күрсәттеләр.

Әмма тормыш дәвам итә. Ике баланы аякка бас- тырасы бар. Маргарита Александровна киявенең әнисе Лидия Низамиева белән киңәшләшеп, балаларны үзенә ала, аларның опекуны була.

– Алардан башка мин исән калмаган булыр идем. Сабыйларның мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре белән яшәдем һәм яшим. Даян 4 сыйныфны бишлегә генә тәмамлады. Аның белән горурланабыз. “Молния” хоккей командасы капитаны. Аның белән Татарстан буйлап турнирларга йөрибез. Яна 7нчене тәмамлады. Ул да уку отличнигы. Сәнгать мәктәбендә укыды, – ди Маргарита Александровна. – Икесе дә бишенче гимназиядә укыйлар. Балаларга карата мөнәсәбәт бик яхшы. Сыйныфлары да дус, гади. Берсе дә бер тапкыр да балаларның хәтерен калдырмады. Табиб-педиатр Алсу Кузнецова кечкенәдән сәламәтлекләре белән кызыксынып торды, әле дә бик булыша. Район үзәк хастаханәсе соравы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ел саен шифаханәләргә юлламалар бирә. Әлеге вакытта алар лагерьда ял итәләр. Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина белән дә даими элемтәдә торабыз. Барысына да рәхмәтем чиксез зур.

Бүгенгесе шулай. Әмма сигез ел эчендә ниләр булганны Маргарита Ефремова үзе генә белә. Өченче мәктәптә укытучы иде ул. Хезмәтен яратып башкаручы, мактаулы педагог. Ата-аналар балаларын аның сыйныфына бирергә тырыша иде. Әмма оныклары хакына уку елы уртасында эшен ташлады.

– Беренче ел иң авыры булды. Икенче елны балалар авырып китте. Һәм мин бөтен барлыгымны аларга багышларга булдым, – ди ул. – Физик яктан да авырга килгән булыр иде. Аннан безнең улыбыз Алексей бик яхшы. Шушы хәлдән соң ул Сочидан Казанга күчеп кайтты. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Һәрчак булышып тора. Женя белән безнең терәгебез ул.

Маргарита һәм Евгений кияүләре Рамилнең әнисе Лидия Петровна белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Лидия Низамиева улы, килене яшәгән йортта тора, аларның гаилә учагын саклый. Балалар атна саен ял көннәрендә әбиләре янына үз өйләренә төшәләр.

Әти-әниләре турында сүз чыкканда, Даян да, Яна да аларны мактап алу белән чикләнергә, Маргарита Александровнага ничек авыр булуын аңлап, тизрәк ул теманы ябарга тырышалар.

– Безнең бурыч – аларны чын кеше итеп үстерү. Әти-әниләре юклыгын сизмәсеннәр, үзләрен ятим итеп тоймасыннар, кимсенмәсеннәр өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Юк, артык иркәләмибез, әмма алар өчен барысына да әзербез. Элек минем тормышымда эш, укучыларым булса, хәзер оныкларым. Шуңа алар кайтып кергәндә өй буш тормасын, дибез, төрле җирләргә алып барабыз, ата-аналар җыелышларында даими катнашабыз. Әти-әниләре күктән күзәтеп, барын да күрәләр һәм безгә рәхмәтледер дип ышанам.

10 июль көнне Сөйки авылында Идел елгасы буенда әлеге һәлакәттә һәлак булганнарны искә алу булды. Ефремовлар анда бармады. “Аның белән балаларны кире кайтарып булмый. Йөрәккә җәрәхәт кенә өстәлә. Гомумән, июль аен шул көннән башлап яратмыйм мин. Безнең гаиләгә зур кайгы китергән ай ул. Бер ата-анага да андый хәсрәтне кичерергә язмасын иде”, – ди Маргарита Александровна.

Бу көчле рухлы, олы йөрәкле, изге күңелле кеше, күңеле мәңгегә китек ана белән рәхәтләнеп елаштык ул көнне. Бәлки, миңа эчен бушатканнан соң, аңа бераз гына җиңелрәк булып киткәндер, дип үземне юатырга тырыштым. Ходаем, аңа киләчәктә дә сәламәтлек, сабырлыклар бир.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International