“Эрудит” белем үзәге “Җиңү язы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
...Маңгаенда батыр яра эзе
Һәм билендә поход каешы.
Еллар буе кызны зарыктырды
Шул атаның йөрәк сагышы...
– дигән юллар аша Ралина Мөхәмәтгалиева җиңү язының кайтавазын җиткереп, 1урынга лаек булды.
“Җиңү язы” бәйгесе икенче ел рәттән Арча шәһәрендә урнашкан “Эрудит” белем үзәге тарафыннан оештырылып килә. Быелгы бәйгедә 3 яшьтән 12 яшькә кадәр 45 малай һәм кыз катнашты. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйгенең шартлары буенча алар патриотик темада шигырь сөйләргә, әлеге чыгыш белән видеоны социаль челтәргә урнаштырырга тиеш иделәр.
26 июньдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда бәйгедә катнашучы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Музей хезмәткәрләре тарафыннан барлык катнашучылар өчен оештырылган эчтәлекле экскурсиядән соң төп өлеш башланды. “Эрудит” белем үзәге җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев чыгышы белән башланып киткән чара танылган театр һәм кино актрисасы, режиссер, педагог Гүзәл Сибгатуллинадан осталык дәресләре белән дәвам итте. “Балаларның һәрберсе дә мактауга, бүләкләүгә лаек, ә алар белән шөгыльләнүче педагоглар, әти-әниләргә афәрин!” – дип башлады ул чыгышын. Һәр катнашучының да җитди якын килеп әзерләнүен, оста һәм оригиналь башкаруын, югары дәрәҗәдәге эшләр тәкъдим ителүен ассызыклап үтте. Гүзәл Сибгатуллина тренингларда сүзләрнең дикциясе һәм чисталыгы, балаларның артистлык кыюлыгы, актерлык игътибары, сәхнәдә аралашу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләде.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Амелия Исмәгыйлева – 2нче, Лиана Гыйззәтова – 3нче урынга, Анелия Королькова тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды. Калган катнашучыларга да иҗади эзләнү, активлык өчен диплом һәм истәлекле бүләкләр бирелде.
Әле яшь булуына карамастан, инде федераль телеканалларны яуларга өлгергән, Кремль Сараенда чыгышлар ясаган, Рәсәйнең яшь патриоты Арслан Сибгатуллинның чыгышы тагын бер зур көтелмәгән бүләк булды. Символик рухтагы “Я люблю тебя, жизнь!” дигән җыры белән ул җылы очрашу мизгелләренә нокта куйды.
Шуның кадәр эчтәлекле, һәр балага якын килеп, һәрьяклап уйланылып эшләнгән бу бәйге һәм тәрбия чарасы өчен оештыручыларга, кунакларга, жюри әгъзаларына рәхмәт әйтеп, киләчәк эшләрендә уңышлар теләп, тагын бер кат алкышлыйсы килә.
Гөлнур Миннебаева