Соңыннан терсәкне тешләп булмый
Редакциягә Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы, майор Алсу Һидиятуллина килеп керде.
– Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны кискен артты. Узган ел беренче яртыеллыкта бер генә булса, быел алты айда 10 җинаять теркәлде. Ун тапкырга артык дигән сүз. Бу хәл безне бик нык борчуга салды, – диде ул.
– Алсу Айдаровна, балалар һәм яшүсмерләр арасында күбрәк нинди җинаятьләр теркәлә?
– 8 урлау очрагы теркәлде. Мәчет яннарына сәдака салу өчен куелган тартмалардан акчаларны алдылар. Бер балигъ булмаган яшьтәге бала 4 тапкыр тотылды. Өйгә, сарайга керү очраклары да булды. Төрнәледә балигъ яшьтәге егеткә ияреп бер малай предприятиегә керә. Алар аннан гидроцилиндр, диск- лар урлап чыгалар. 7-8 яшьләр тирәсендәге бер бала сыйныфташы сумкасыннан кәрәзле телефон урлый. Яше җитмәү сәбәпле, аңа җинаять эше кузгатылмады. Әмма исәпкә алынды. Бу аны гомер буе озатып барачак инде.
Вак урлаулар күп. Алты айда 7 очрак теркәлде. “Аннам”, “ДНС” кибетләрендә шундый очраклар булды. Бер малай үзенә кроссовки ала, шуны бер көн кия һәм икенче көнне размеры туры килми дип алыштырырга була. Аягындагысын салып, икенчесен киеп китә. Югыйсә, аны 14 көн эчендә алыштырып та бирәләр. Юк, ул үзенчә эшли һәм җинаять юлына бара.
Аннан үтерү максаты белән сәламәтлеккә зыян салу очрагы булды. Яшьләр арасында үзара низаг чыккан. Арчадан ике егет Казан егетен кыйнарга тотынганнар. Ахыр чиктә берсе аңа пычак белән кадаган. Бәхеткә, зыян күргән егет исән. Тагын берсендә балигъ булмаган яшьтәге егет исерек килеш дусты белән бер малайны кыйныйлар. Тагын бер күңелне борчыган әйбер турында әйтеп китәсе килә. Балигъ булган яшьтәгеләр җинаять кылу өчен үзләре белән ба- лигъ булмаганнарны да ияртәләр. Бу инде бер кануннарга да сыймый торган әйбер.
– Бер мәктәп эчендә дә җинаять эшләнүе турында ишетелгән иде. Тик ул теманы зурга җибәрмәделәр, ахры. Бу сүзләр дөрес- леккә туры киләме?
– Әйе, шундый ике очрак теркәлде. Тик алары быел түгел, узган ел булды. Берсе Арча мәктәпләренең берсендә, икенчесе авыл мәктәбендә. Тәнәфес вакытында егетләр үзара сугышып, бер-берсенә зыян салдылар, тән җәрәхәтләре алдылар. Бу фактлар буенча да җинаять эше кузгатылды.
– Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегендә бүгенге көндә күпме бала исәптә тора?
– Барлыгы 19 бала. Имин булмаган гаиләләрдәге әниләр – 36.
– Сезнең тарафтан балигъ булмаган җинаятьчеләрне барлау, алар тарафыннан җинаятьләрне кисәтү буенча ниләр эшләнә?
– Профилактик чаралар даими оештырыла. Рейдлар үткәрәбез, тотабыз, алып кайтабыз. Беркетмәләр район башкарма комитетының балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенә җибәрелә. Беренче тапкыр аларга кисәтү ясала, икенче тапкыр эләккәндә әти- әниләренә штраф салына. Закон нигезендә баланы тоткарлаганда без әти-әниләрен чакыртып, алар барында сорау алабыз, үзләре белән кайтарып җибәрәбез. Шундый юл белән җинаятьләрне булдырмый калырга тырышабыз. Тик әти-әниләр безне аңламый, кеше үтермәгән бит ул, шулай зурдан кубасыз, дип безгә шелтә белдерергә тырышалар. Андыйга барып җиткәч соң буласы, вакытында дилбегәне тотып калырга кирәклеге башларына барып җитми.
Шунысы да бар, җинаятьләр төнлә эшләнә бит. Закон нигезендә балигъ булмаган яшьтәге балаларга җәйге чорда, ягъни 31 майдан 31 августка кичке 11 сәгатькә кадәр урамда йөрергә ярый. Аннан соң да кайтмаган балаларының кайда йөргәнлекләре белән ата-ана кызыксынып торсын, соңыннан терсәкне тешләп файда булмаганны аңласын иде. Чөнки бер мәртәбә исәпкә алындымы, ул аның өчен гомер буена кара тап булачак.
Гөлсинә Зәкиева