Аңа 90 яшь
2 июльдә Каенсарда яшәүче Клара Борһановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова юбилярга РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Клара апа Яңасалада күп балалы гаиләдә туып-үсә. 7 сыйныф тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый: плугарь да була, нинди эш кушсалар, шуны башкара. Яшь кыз чагында ук аны урман кисәргә, соңрак Казанга таш заводына эшкә җибәрәләр. Аннан, озак еллар Вахитов исемендәге колхозда терлекләр карап, сыер савып лаеклы ялга чыга.
1949 елда ул Каенсар егете Кави белән гаилә кора. 35 ел уртак гомер юлында алар бер кыз, бер малайга гомер биреп тәрбияләп үстерә, 4 оныгы, оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Клара Борһанова Каенсарда гомер кичерә.
Розалия Зиннәтова