Район хатын—кызлар советының чираттагы утырышы булды

2019 елның 19 июле, җомга

Район хатын—кызлар советының чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды.

Менә шулай җыелып, агымдагы мәсьәләләрне, борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, алда башкарыласы эшләрне билгеләп, җәмәгать оешмаларының эшен тагын да җанландырып җибәрәсе иде. Хатын—кызлар советы каравындагы гаилә һәм балалар темасы илкүләм әһәмияткә ия. Матур парлар, имин булмаган гаиләләр, балалар бәхете, хатын- кызлар сәламәтлеге... Советның һәркайсында эше бар. Бирегә яшьләр белән бергә бай тормыш тәҗрибәсе булган, һәркемгә тел ачкычлары таба белә торган абруйлы ханымнар тупланган. Алар: хатын-кызлар советы рәисе Арчаның 7нче мәктәбе җитәкчесе Альмира Гатауллина, заманында җитәкче урыннарда эшләгән Фрадия Шәймуллина, республиканың мөселманнар берлегенең район филиалы җитәкчесе Рая Фәтхуллина... Хезмәт коллективларының үзләренең башлангыч хатын-кызлар советлары булса яхшы.

Утырышта беренче көн тәртибендә илкүләм проектның демография юнәлешендәге мәсьәләләр каралды. Гаилә нинди — иле дә шундый, диләр. Загс мөдире Фәридә Бәхтиярова чыгышында җитди проблема күтәрде. Быел 6 айда 93 гаилә теркәлгән, 76 гаилә таркалган. 4 гаилә хәтта 1 елга да түзмәгән! 20 елдан соң да аерылучылар бар. Яшь гаиләләрне ничек саклап калып була? Утырышта әнә шул турыда җитди сөйләшү булды. Әлбәттә, монда эш, фатир мәсьәләләре мөһим роль уйный. Шулай ук тәрбиядән дә тора. Аерылышырга гариза бирергә килгән парлар белән психологлар сөйләшсә, күпмедер гаиләне, бәлки, саклап та калып булыр иде. Загста әлегә психолог хезмәте юк. Казанда бар. Башкалабызга психологка җибәреп, кайбер гаиләләрне саклап та калганнар инде. Безнең психологка тиң тормыш тәҗрибәсе туплаган ханымнарыбыз бар. Мондый хезмәтләрне авылларда, хезмәт урынында, мәчетләрдә оештырсаң да начар булмас иде. Утрышта әнә шул турыда сөйләшенде. Кыскасы, бу проблеманы ничек хәл итәргә (берникадәр генә булса да!) – уйланырга һәм кичекмәстән нәрсәдер эшләргә җирлек бар.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Фәридә Сабирова “Демография” илкүләм проекты кысасындагы “Өлкән буын” программасының ничек тормышка ашырылачагы турында сөйләде. Арча поликлиникасында өлкән буын белән махсус табиб эшләячәк. Әзерлекле табиб бар инде. Табиб өлкән буынның актив, сыйфатлы гомер озынлыгын арттыру юнәлешендә эшләячәк.

Икенче көн тәртибендә хатын-кызлар советы әгъзалары районда илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын карадылар. Иң башта Арча шәһәре үзәгендәге Совет мәйданында барган төзелешкә тукталдык. Әлеге эшне башкаручы “Эталон” ширкәте җитәкчесе урынбасары Фәрит Гыйльфанов төзелеш барышы белән таныштырды. Машиналар кую урынына әйләнгән мәйданда тиздән фонтан, яшеллек, ял итү эскәмияләре, урам кинотеатры, атынгычлы автобус тукталышы, матур утлар... эшләнәчәк.

Яңа Чүриледәге психоневрология интернатының яңа торак төзелешендә дә булдык. Интернат җитәкчесе урынбасары Илгиз Шәмсемөхәммәтов төзелеш барышы, интернат тормышы турында сөйләде.

Хатын-кызлар советы әгъзаларының бер көне тыгыз, эчтәлек-ле һәм яңа эшләргә рухландыргыч булды. Халык өчен эшләнгән илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуын әнә шулай халык үзе күзәтеп торырга, контрольдә тотарга тиеш.

Румия Надршина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International