Арчада күп фатирлы йортлар янындагы ишегалларын уңайлы итү, матурлау буенча Татарстанның «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе проекты эшли башлады

2019 елның 2 августы, җомга

Арчада күп фатирлы йортлар янындагы ишегалларын уңайлы итү, матурлау буенча Татарстанның «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе проекты эшли башлады. Ишегалдына нәрсә кирәк (ә ул шул тирәдә яшәүчеләр өчен авырткан урын) – әнә шул турыда җыелышларда халык фикерен өйрәнеп, «Безнең ишегалды» проекты тормышка ашырылачак. Арчада җыелышлар бара.

Җыелышлар Арчаның Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 3нче күп фатирлы йорт янында башланып китте. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгат Җәләлетдинов берничә йортны берләштергән ишегалдының якынча проектын да алып килгән. Ул аны күз алдына элеп куйды. Монда нәрсә эшләп була? Кичке сәгать 6да, халык эштән кайткач, әнә шул турыда сөйләштеләр. Иң башта килүгә 3нче йортның бакчасындагы чәчәкләрне сокланып карадык. Шушы йортта яшәүче ветеран Галина Трубицина: “Чәчәкләр утырткач, үзебезгә дә күңелле бит! – дип сөйләп алды. – Ишектән чыгуга менә нинди матур эскәмия куйдылар. Терәлеп утырырга аркасы да булса – тагы да шәп буласы...”.

Халык белән очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар “Связьнефтехим” акционерлык җәмгыяте генераль директор урынбасары Лотфулла Шәфигуллин, “Агро Сервис” ширкәте җитәкчесе Габделхәй Кәримов та кайткан иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яңа чакырылыш депутатлары халык белән бергә 2020—2024 елларга билгеләнгән проектларның тормышка ашырылуын күзәтәчәк.

“Безнең ишегалды” проекты турында сөйләшергә халык шактый килде. Үз ишегалларының язмышына алар битараф түгел. Якында гына балалар мәйданчыгы бар. Урыны билгеле. Аны өр—яңадан эшләячәкләр. Фикерләр шундыйрак иде.

– Балалар өчен комлык, нык, яхшы атынгычлар булсын.

– Чәчәкләр өчен махсус савытлар эшләнсә, әйбәт булыр иде.

– Велосипедта йөрү өчен юл кирәк.

– Бәлки утыргычлар белән кечкенә сәхнә эшләп куяргадыр?

– Йорт янәшәсендә таксопарк булырга тиешме? Ә ул безнең янда бар.

– Кыскасы, безгә олысы, кечесе өчен дә яхшы ишегалды кирәк...

Тәкъдимнәр, сораулар язып барылды.

Депутатлыкка кандидат Лотфулла Шәфигуллин кыюрак булырга чакырды. Фикерләр ишегалды проектына кертеләчәк.

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International