Җир дөрес файдаланылырга тиеш

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
Җир дөрес файдаланылырга тиеш
131нче Федераль закон җирле үзидарәләргә гаять зур вәкаләтләр бирде. Ләкин аларны үтәү өчен урындагы бюджетларның мөмкинлеге бик чикле. Шуңа күрә керемнәрне арттыру юллары булганда аны тулысынча файдаланырга кирәк. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров киңәшмәләрдә бу турыда гел искәртеп килә.
Әмма бөтен җирдә дә бу таләп үтәлә дип әйтеп булмый әле. Әйтик, шул ук муниципаль җирләрдән файдаланган өчен дә тулысынча салым алынмый. Җирдән файдалану өчен рөхсәтне бер төрле итеп алып, аны башка максатларда кулланучылар да еш очрый. Торак йорт төзергә дип алган җирдә кибет яки автосервис ачу өчен җир хуҗасы документта күрсәтелгән файдалану максатын үзгәртергә бурычлы, чөнки бу салым түләү ставкасы белән бәйле. Җирне максатчан кулланмаганда хуҗаны административ җаваплылыкка тартырга һәм штраф түләтергә мөмкиннәр.
Мондый хәлләргә тарымас өчен җирдән дөрес файдалану тәртибен сорап, “Кадастр палатасы” Федераль оешмасының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Нияз Галәвивка мөрәҗәгать иттек.
— Нияз Сәетович, торак йорт яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен дип алынган җирдә кибет яки башка эшмәкәрлек объекты ачу өчен эшне нәрсәдән башларга кирәк?
— Россия Федерациясе “Җир кодексы”ның 42 маддәсе нигезендә җир участогы билгеләнгән куллану максатында гына файдаланылырга тиеш. Шуңа күрә торак төзелешенә дип бирелгән җирдә кибет салырга теләсәгез, аның куллану максатын үзгәртергә кирәк.
Әлегә районда “Җир куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре” расланмау сәбәпле (ул эшләнеп килә), мондый үзгәрешне фәкать шушы җирлектә яшәгән халык арасында ачык тыңлаулар (публичные слушания) үткәреп кенә кертеп була. Тыңлаулар районда төзелгән махсус комиссия тарафыннан уздырыла. Әлеге комиссиягә гариза бирергә кирәк. Тыңлаулар барышында җирнең файдалану максатын үзгәртүнең уңай һәм тискәре яклары карала. Аның нәтиҗәсе буенча район башкарма комитетының карары кабул ителә. Әгәр үзгәрешләр кертү кулай дип табылып, шундый карар кабул ителсә, ул Кадастр палатасына җибәрелә һәм 30 көн эчендә дәүләт күчемсез милек кадастрына үзгәрешләр кертелә. Шуңа бәйле рәвештә бу җирнең кадастр бәясе һәм салым күләме үзгәрә. Бары тик шушы эшләрне башкарганнан соң гына бу җирдә эшмәкәрлек объекты төзергә мөмкин.
Исрафил
НАСЫЙБУЛЛИН
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International