Архив райондашларны барлый
Узган шимбәдә район киңәшмәсендә чыгыш ясагач, район башкарма комитеты архив эшләре секторы җитәкчесе Айгөл Хәмитова газета аша да район халкына мөрәҗәгать итәргә теләвен җиткерде. Шул уңайдан аның белән әңгәмә дә корырга булдык.
— Архивта районның үсеше өчен зур өлеш керткән райондашларыбыз турында мәгълүмат җитәрлек түгел, район халкы белән бергәләп, шуларны барлыйсы иде, — дип башлады ул сүзен. — Мәсәлән, үзебездә документлары булганнардан, Социалистик Хезмәт Герое, 33 ел “Известия” колхозын җитәкләгән Мирбат
Хәстиев, архивта 29 ел хезмәт куйган Разия Хәбибуллина, язучы Рәис Сафинны әйтеп була. Бай тарихлы районыбыз хезмәт алдынгылары, күренекле шәхесләре белән дә данлыклы. Райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: намуслы хезмәтләре өчен күп кенә республика, федераль дәрәҗәдәге грамота, рәхмәт хатларына, дәрәҗәле исемнәргә, медаль-орденнарга лаек булган һәм озак еллар эшләгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, предприятие, оешма хезмәткәрләренең, район үсеше өчен керткән хезмәтен раслаучы документларын район башкарма комитеты бинасында урнашкан архивка китереп тапшырсыннар иде. Бу — килер буыннар үткәннәрне онытмасын өчен мөһим эш. Кызганычка каршы, күп кеше шәхси һәм инде бу дөньяда булмаган туганнарының документларын архивка тапшырыр-
га җөрьәт итеп бетми. Онытмасак иде, сандыкларда, шкафларда ятучы, тарихны сак-
лаучы документларны көннәрдән-беркөнне без бөтенләй югалтыр- га мөмкин. Ә алар архивларда гасырлар буе сакланып, кешеләргә файдалы, тарихка кыйм- мәтле була ала.
— Архивтагы документлар турындагы
мәгълүматны интернет аша да алып буламы?
— Бүгенге көндә без архивтагы базаның электрон рәвешен эшләү белән мәшгульбез. Аның аша архивта нинди төр документлар саклануын карап белеп булачак.
— Сезгә күбесенчә, пенсиягә чыгучылар эшләгән еллары турындагы мәгълүмат алу нияте белән мөрәҗәгать итә торгандыр. Әгәр эшләгән еллары турында мәгълүмат табылмаса, ул очракта нинди документ бирәсез?
— Чыннан да, пенсия- гә чыгучылар күп килә безгә. Тик һәммәсенең документлары табылып бетмәгән очрак-лар да була. Чөнки эшчәнлеген туктаткан күп кенә оешма-предприятие җитәкчелеге документларын архивка тапшырмый, бүгенге көндә дә күп андыйлар. Шунлыктан, пенсиягә чыгучыларның кайберләренең документлары да табылмый. Андый очракта шул оешманың баш хисапчысын, җитәкчесен чакыртабыз, ничек тә документларны табып, кешегә ярдәм итәргә тырышабыз. Пенсия өчен документлар соратып республикадан гына түгел, Россиядән дә еш мөрәҗәгать итәләр, сирәк булса да, чит илләрдән документ соратучылар да бар.
— Авыл тарихын язу- чылар еш мөрәҗәгать итәме?
— Күп киләләр, тарихны барлаучы, китап итеп язып халыкка җиткерергә теләүчеләр аз түгел. Арада ике-өч атна буе эш көннәрендә даими килеп, архивта казынып утыручылар да бар.
— Киләчәктә архив хезмәтендә нинди яңалыклар көтелә?
— Киләчәктә архив секторы каршындагы коридорда даими рәвештә архив документларының күргәзмәсен оештыру күздә тотыла. Күргәзмәдә Татарстанның 100 еллыгына багышланган, районның тарихын, район үсешенә өлешләрен керткән аерым шәхесләрнең, районга кагылышлы төрле темаларны чагылдырган фотосурәтләр, документлар, тарихи истәлекләр урын алачак.
Розалия
ЗИННӘТОВА