Иске Иябашта яшәүче Минҗофар апа Сабировага 95 яшь тулды

2019 елның 9 августы, җомга

Иске Иябашта яшәүче Минҗофар апа Сабировага 95 яшь тулды.

Әниләренең гомер бәйрәмнәре уңаеннан аның туганнарын, дусларын, күршеләрен чакырып, балалары аш үткәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова барлык кунаклар алдында Минҗофар апага Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Башкалар чәй эчкән арада, Минҗофар апа белән сөйләшеп алырга да өлгердек. Бик матур сөйли белә икән ул. Аның авызыннан күзем алмый тыңлап торып, тирә-янымдагы кешеләр турында да онытып җибәргәнмен.

Минҗофар апа Өтнәдә туып, Күлбашта (Пионер авылы янында шундый авыл булган) үскән. Гомеренең иң матур чоры – яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Урман да кисә, урак та ура, уфалла арбасын тартып йөк тә ташый.

– Беркөн шулай барысы да урамга йөгереп чыкты. Мин дә иярдем. “Сугыш башланган”, – ди әни. “Кемнәр сугыша?” – дим, әле дә аңламыйм. Менә шуннан китте инде мәхшәр. Ике көн үтүгә урман кисәргә хәбәр килде. Кеше саны тулмаганга миңа да барырга диделәр. Бик ябык идем. Кая бу агач тарта алсын инде дип, мине Яңа Кенәргә укырга җибәрделәр. Аннан окоплар казыттылар. Урман кисү барыбер эләкте миңа. Чабата киеп, 40 градус салкында кар ерып эшләдем. Аякларда ул көннәрнең “эзе” әле дә саклана, – диде Минҗофар апа.

Авылда да кызны эш көтеп тора. Ирләр юк. Кладовщик итеп куялар. 50 килограммлы капчыкларны җилкәсендә күтәреп күп ташый ул. Аннан кызлар белән бергә Минҗофар да Казанга китәргә җыена. Тик өлгерә алмый кала, Иске Иябаш егете Рамазан кызны урлап китә.

– Өч көн китәм, дип еладым. Ачлык, үлән ашыйбыз. Беренче балам туды, ачка (ашамагач күкрәк сөте дә юк) үлде, икенчесе кызамыктан. Аннан тагын бер баламны җирләдем. Менә шулай бик күпне кичерергә туры килде миңа. Барысын да сөйли башласаң, бик күп вакыт кирәк булыр иде, – диде Минҗофар апа.

Минҗофар Сабирова 13 ел колхозда, 32 ел кибеттә эшләп лаеклы ялга чыга. Ә Рамазан абый белән алар 56 ел матур гына гомер итәләр. Рамазан абый 2001 елда вафат булган. Бергә җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Рамазан абый авыл мулласы, Минҗофар апа абыстай була. Барлык балалары да дини, зыялы, мактаулы. Хәзерге вакытта юбиляр авылда улы Данис белән яши. Кызлары бу өйгә юлны суытмый.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International