2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу булачак

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2020 елның октябрендә Бөтенроссия халык санын алу булачак. Әлеге уңайдан, инде Арча урамнарында да йорт саннарын барлап йөрүчеләр күренә башлады. Халык санын алуга әзерлек Арча районында ни хәлдә икәнлекне белү өчен район статистика бүлеге җитәкчесе Рәмзия Илсур кызы Хәбибуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Соңгы тапкыр халык санын алу 2010 елда башкарылган иде, – дип башлады ул сүзен. – Быел 1 августтан башлап 30ына кадәр йорт, урам исемнәрен теркәүчеләр йөри, инде беренче этапны төгәлләргә дә җыенабыз. Бу эшкә 30 кеше җәлеп ителеп, 30 теркәү участогы барлыкка килде. Бер теркәүче 30 көн эчендә уртача 600 йортны барлап чыгарга тиеш. Әлеге хезмәткә алынганчы теркәүчеләр өчен статистика бүлегендә махсус укыту оештырылды.

– Ул эшкә кемнәр җәлеп ителде?

– Нигездә, бүгенге көндә төпле эше булмаган, район мәшгульлек үзәгендә исәптә торганнар, декретта бала тәрбия- ләүчеләр. Алар белән ике арада контракт төзелде.

– Теркәүчеләр барлаган мәгълүматлар ни дәрәҗәдә файдалы?

– Аларның эш нәтиҗәсе буенча план төзелә, инструктор участоклары ачылачак. Районда 6 исәп участогы һәм 1 стационар участок эшләячәк. Районда һәм авыл җирлекләрендә комиссия төзелә. Комиссиядәгеләр урыннарда халыкка ярдәм итәргә тиеш.

– Сан алуның максаты нидә?

– Илдәге социаль проектны тормышка ашыру, халыкның тормыш шартларын яхшырту һәм илдәге демографик хәлне ачыклау максатыннан тормышка ашырыла. Райондашларга мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә: киләчәктә бергә аңлашып эшләсәк иде. Бүгенге көндә урам исемнәре, йорт саннары язылган күрсәтмәләрне барлаучы теркәүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итсеннәр иде. Юкса, кайбер урамнарның исемнәре язылган язу да, йортларда номерлар да булмаганга, теркәүчеләр таба алмыйча җәфалана. Теркәүчеләр, киләчәктә тагын шул урамнарга, йортларга йөрисен истә тотып, бүгеннән үк кайсы йортта усал этләр яшәвен, фатирларда домофоннар бармы, фатир номерлары язылганмы икәнлеген теркәп бара.

 

Сан алуга кагылышлы сораулары булганнар 3-07-97 яки 3-15-97

номеры белән статистика бүлегенә шалтырата ала.

 

Розалия САФИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International