Ел ахырында Вконтакте социаль челтәрендәге “Арча хәбәрләре” газетасы төркемендә районыбызның иң яхшы табибларын билгеләдек. Дөресрәге, без түгел, халык.

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Анда биш меңгә кадәр кеше катнашты һәм алар ун табиб өчен тавыш бирде. Менә ул табиблар: Яңа Кенәр участок хастаханәсе педиатры Рафия Аксакова, Арча үзәк хастаханәсеннән хирург Фәнис Гайфетдинов, гомуми практика табиблары Айрат Закиров, Роза Котельникова, Рәмзия Хәйруллина, педиатр Алсу Кузнецова, реаниматология төркеме анестезиологы Ринат Урманов, анестезиолог-реаниматолог Назыйм Фәттахов, бүлек мөдире, акушер- гинеколог Раушания Хәсәнова, бүлек мөдире, терапевт Ренат Хәстиев.

Тавыш бирү санаулы көннәр эчендә генә барды. Әмма үз фикерен язучылар бик күп булды. Кайчак без табибларга рәхмәт тә әйтмибез, киресенчә, җай чыккан саен тәнкыйтьләргә, тырнак астыннан кер эзләргә торабыз, аларның авыр хезмәтләре турында уйлап та карамыйбыз. Шулар янына барып егылгач кына күп нәрсәне аңлыйбыз. Шуңа күрә дә әлеге табиблар турында: “Иң ихтирамга лаек, белемле, үтә тәҗрибәле табибыбыз”, “Бик әйбәт педиатр. Мең-мең рәхмәт аңа”, “Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән табиб сез безгә”, “Аңа булган ихтирамым чиксез зур. Ул бу исемгә лаек”, – дип язалар.

Дөрес, араларында төрлесе бар. “Кайбер табиблар төксе, караңгы чырайлы, яннарына барырга да куркып торасың...”, дигән сүзләр табибларны бизәми. Димәк, уйланырга әле урын бар.

32 ел хезмәт стажы булган, җиде ел участок хастаханәсен җитәкләгән Рафия Аксакова әлеге бәйгедә иң күп тавыш җыеп, “Районның иң яхшы табибәсе” исеменә лаек булды. Аңа редакциябезнең Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

– Халык, бигрәк тә әниләр ни өчен сезгә карата шундый яхшы мөнәсәбәттә? Сез бер кешене дә аермыйча ачык чырай белән каршы аласыз, әни белән дә, бала белән дә шундый матур, ягымлы сөйләшәсез, баланы җентекләп карыйсыз, вакытыгызны кызганмыйча озаклап аңлатасыз, киңәшләр бирәсез, бөтен тәҗрибәгезне кулланасыз. Сәбәбе дә шундадыр, мөгаен. 

– Башкача булмый да. Әти-әни авыру баласын күтәреп, миннән ярдәм көтеп килә. Күрше-тирә авыллар, хәтта районнардан да. Алар борчылудан елап җибәрер-гә әзер. Мин дә каты итеп эндәшсәм, бөтенләй бетәләр. Балалар табибы шундый булыр-

га тиеш. Каты бәрелергә хакыбыз юк. Яшь әниләр килә. Беренче балалары. Ничек төрергә, ашатырга аларны кем өйрәтә? Аңлатып җибәрсәң күңелләре була. Бик игътибарлы әниләр, йотлыгып тыңлыйлар, әйткәнне үтиләр. Күп очракта нәрсә эшләргә кирәген язып та бирәм. Сезгә килсәк, тынычлап китәбез, диләр. Ярдәм итә алуым үзем өчен дә күңелле, – диде педиатр.

6 гыйнвар бәйрәм көнне эшкә чыкканнар. Чиратта иллеләп кеше җыелган. Кичкә кадәр эшләргә туры килгән.

– Коллективыбыз бик яхшы. Үз эшен яратып, намус белән башкарган кешеләр генә җыелган. Хезмәт урынымда тәртип, чисталык булмаса, күңел биреп эшлисе килер идемени? Шуңа мин бу җиңүне минеке генә түгел, бөтен коллективныкы дип кабул итәм, – диде ул. – Шул гомер эшләп Рәхмәт хаты алганым юк иде, олылавыгыз өчен зур рәхмәт.

Бу сүзләренә башта аптырап калдым. Аннан уйлап куйдым, Рафия Рашатовнаның йөзләгән Рәхмәт хатын алыштырырлык зур бүләге – халык мәхәббәтен казануы бар.

 

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International