Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңа төзелгән йортка – 5 ел гарантия!
2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Яңа төзелгән йортка – 5 ел гарантия!
“Идарәче компания” ширкәте нинди эшләр башкара? Ширкәт юристы Эдуард Шакиров белән әңгәмәбез шул хакта.
— Идарәче оешма ул идарә килешүе нигезендә күп фатирлы йорт белән идарә итүче төрле оештыру-хокук формасындагы юридик зат яки шәхси эшмәкәр. “Идарәче компания” коммуналь ресурсларны (кайнар, салкын су, электр энергиясе, газ, җылылык энергиясе һәм башкалар) үзенә ала, коммуналь хезмәтләр тәкъдим итә, күп фатирлы йортлар эчендәге инженер системаларына хезмәт күрсәтү өчен җавап бирә. “Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы идарәче компаниясе” ширкәтенең максаты — йортлар белән идарә буенча эш, торак буенча законны төгәл үтәү, вакытында һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү, ишегалларын төзекләндерү. Ел да компания ныклап төзеклән-дерү адреслы программасына йортларны кертү буенча эш алып бара. Беренчедән, ныклап төзек-ләндерү өчен акча аның аша уза, икенчедән, заказчы буларак кайсы оешма төзекләндерәсен конкурс нигезендә сайлап ала. Быел 7 йорт ныклап төзекләндерелде, киләсе елда 8 йорт планга кертелде.
— Ә вак-төяк төзекләндерү эшләрен кем башкара?
— Күп фатирлы йортлар эчендәге, ягъни гомуми милекне (түбә, подъездлар, инженер системалары) төзекләндерү безгә йөкләнгән. Узган ел фатирларга шәхси җылылык казаннары куюны төгәлләдек. Бүгенге көнгә барлык йортлар кышкы сезонга әзер. “Идарәче компания” ширкәте карамагындагы барлык йортларда су, электр белән тәэмин итү системалары төзекләндерелде. Безнең үзебезнең осталарыбыз бар. Эльмир Егоров, Азат Фазылҗанов бөтен төр төзекләндерү эшләрен башкаралар.
— Нинди йортлар сезнең карамакта?
— ТМШлар составында булмаган йортлар һәм барлык яңа йортлар өчен без җаваплы. Шәһәр Советы һәм дәүләт торак фонды үз милкендәге йортларны килешү нигезендә карап торырга безгә тапшыра. Һәм без килешү нигезендә аларны, шулай ук тирә-юньнәрен тәртиптә тотарга һәм төзекләндерергә тиешле. Без үз чиратыбызда әлеге йортларда яшәү-челәрдән эчке тәртип һәм чисталык саклауны таләп итәбез.
— “Идарәче компания” тарафыннан үз йортларына күрсәткән хезмәтләргә нәрсәләр керә?
– Ныклап төзекләндерелгән яки яңа төзелгән йортка 5 ел гарантия бирелә. Шушы вакыт эчендә җитешсезлекләр килеп чыкса, без подрядчы оешмага хат юллыйбыз һәм алар белән бергә урынга барып тикшерәбез, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлибез.
Кемдер өй эчендә үзгәреш кертергә теләсә дә, иң беренче безгә мөрәҗәгать итә, аннан йорт милекчесе — шәһәр Советына бара. Үз белдеге белән фатирда нидер үзгәртү рөхсәт ителми, аның өчен штраф каралган. Янгын, электр куркынычсызлыгын саклау, инженер системасы җиһазларыннан куллану кагыйдәләре буенча аңлату эшләре алып бару, йортларга хезмәт күрсәтүгә кагылышлы шикаятьләрне карау да “Идарәче компания”гә йөкләнгән. Үзебездә диспетчер хезмәте бар, килгән шикаятьләр махсус журналга теркәлеп барыла, шикаять, гариза яки теләкләрегезне (әгәр булса) 3–33–08 номеры белән шалтыратып, Почта урамы, 9нчы йортка килеп (чиркәү бинасы) яки ukarsk.ru электрон адресына язып җибәрергә мөмкин. Бездән эшчеләр, белгечләр барып, акт төзиләр һәм вакытында чарасын күрәбез.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз