Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үзе бер дөнья
2012 елның 7 декабре, җомга
Үзе бер дөнья
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Дәрестән соң мәктәп” проектыннан мөмкин кадәр киңрәк файдалануны, дәрестән тыш алып барыла торган эшчәнлектә балаларның һәм яшьләрнең техник иҗатын үстерүгә өстенлек бирүне таләп итә. Шушы максатны күздә тотып, газетада “Техник иҗат” дигән яңа рубрика ачабыз һәм даими рәвештә язмалар биреп барачакбыз.
Техник иҗат ул күп кырлы. Кайсы гына өлкәне алсаң да, киләчәкне күздә тотып, заман белән бергә атлап бару максат итеп куела. Техника, электроника — болардан башка яшь буынны күз алдына китереп булмый. Музыканы гына алыйк. Аның техник иҗат белән бернинди бәйләнеше юк кебек. Ә менә район сәнгать мәктәбендә балалар иҗаты белән танышсаң, фикерләр үзгәрә.
— Быел ТРның Мәдәният министрлыгы бәйгесендә “Заманча компьютер технологияләре чаралары белән дөньяның матурлыгын һәм гармониясен танып белү” проекты белән катнашып, грант алуга ирештек, — дип куанып сөйли сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова. — Компьютер сыйныфы эшлибез. Яңа елдан балалар компьютер ярдәмендә сәнгать дөньясын бөтенләй башкача танырга, иҗат итәргә өйрәнәчәк. Синтезаторны гына алыйк. Электроника ярдәмендә бала үзенең иҗади мөмкинлекләрен үстерә. Электр гитаралары белән дә яшүсмерләр музыкага булган ихтыяҗны гына канәгатьләндереп калмыйча, төрле аһәңнәр табып, даими иҗади эзләнүдә. Якын көннәрдәге максатыбыз – санлы фортепьяно алу.
9 яшьлек Алияне әтисе сәнгать мәктәбенә җырларга алып килә. “Миңа балалар җырлыйбыз, дип киләләр, — ди укытучысы Альбина Фатыйхова (рәсемдә). — Ә мин аларны үзегез уйнап, үзегез җырларсыз дип, синтезаторда, фортепьянода уйнарга да өйрәтәм. Синтезаторны аерата яраталар”.
Шулай булмый, программалы синтезатор үзе бер дөнья, лабаса! Электрон клавишларына басасың да, кирәк икән скрипка тавышы, я булмаса, баян, аккордеон моңы чыгарасың, хәтта, сәләтең булса, көй язасың. “Нәрсә дә булса уйлап табып, иҗат итәргә була, — ди музыка укытучысы Тайфә Гыйдиятуллина синтезатор мөмкинлекләрен санап. — Бала үз уйнаганын үзе тыңлый, ритмны тотып ала, бер үк вакытта җырларга өйрәнә, шулай итеп, игътибарлыга әйләнә, уйлау сәләте арта, хәтере яхшыра, дөньяга карашы үзгәрә, күзе ачык була”.
Алия Ногманова синтезаторда уйный алуына бик шат. Апасы Айсылу да, шушында ук музыка белеме алып, хәзер педагогика көллиятендә укый. Алия җырчы булам, ди. Бирсен Ходай! Белемле, интеллектлы җырчылар бик кирәк.
Концерт залы сәхнәсен-дә инструменталь ансамбль сыйныфы дәресе. Аны Альмира Фәхретдинова алып бара. Алсу Закирова синтезаторда, Динә Борһанова белән Алинә Шәрәфиева электр гитараларында, Диана Гайнуллина барабанда эстрада җырлары башкаралар. Менә ул кайда техник иҗади мөмкинлекләр?! Алар үзләрен сәхнәдә “текә яшьләр” итеп хис итәләр. Нәкъ судагы балык кебек. Ә балык елгада гына түгел, диңгез, океанда да яхшы йөзә. Бала да мәктәптә дәрестән тыш дәресләрдә үзе өчен кайсы шөгыльне сайласа да, әгәр дә аңа техник иҗатын үстерергә мөмкинлек бирәләр икән, бу, әлбәттә, аңа алга таба һөнәр үзләштерер өчен дә ярдәм итәчәк һәм ул беркайда да югалып калмаячак.
Р.САТТАРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз