Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Телефон аша киңәш
2012 елның 14 декабре, җомга
Телефон аша киңәш
Кайчак кеше күңелен “мәчеләр тырный”, “күгендә” кара болытлар пәйда була, иң якын дусты хыянәт итә, сөйгәне ташлап китә, ялгызлыктан интегә, яшисе килми башлый... Кыскасы, гомерең дәверендә нинди генә хисләргә дучар булмыйсың, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә.
Ярый ла иң авыр вакытыңда игътибар белән тыңларлык, яхшы киңәшләрен бирерлек, сиңа терәк булырлык кешең булса. Ә булмаса? Менә шулай бөтенләй өметсезлеккә бирелгән, язмыш тудырган лабиринттан чыга алмый азапланган кешеләр өчен инде ул ышаныч телефоны. Безнең Арчада бармы соң ул? Бу сорауны без Мәрхәмәтлек үзәге психологы Инна Нурмиевага бирдек. Инна Рәисовна, Казанда социаль-юридик институтны тәмамлап, ун ел психолог булып эшли.
— Ышаныч телефоны безнең Арчада юк. Ә менә зур шәһәрләрдә бар, берәү генә дә түгел һәм барысына да шалтырату бушка. Тагын бер ягы бар, ышаныч телефоны тәүлек буе эшләргә тиеш. Ә бездә консультация, киңәш бирү телефоны бар. Дүшәмбедән җомга көнгә кадәр көн дә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр шалтыратып, киңәш алырга мөмкин. Без ике психолог Мәрхәмәтлек үзәгенең 2 катында, 31 кабинетта утырабыз. Һәр шалтырату безнең өчен бик мөһим, телефоныбыз: 3-02-05.
— Инна Рәисовна, консультация (киңәш) бирү телефонының максаты нәрсәдә?
— Без тормышта килеп туган проблемаларны чишүдә ярдәм итәргә тырышабыз, телефон аша киңәшләр бирәбез. Әгәр төшенкелеккә бирелеп, ул хәлдән чыгу юлын таба алмасагыз, проблемалар өстәлеп торса һәм аларны чишүгә өметегезне югалтсагыз, шалтыратыгыз, безнең психологик консультация бирү телефоны сезне бервакытта да җиде юл чатында авырлыклар белән бергә бер калдырмас. Тәҗрибәле психологлар һәр кешене игътибар белән тыңлап, ярдәмгә киләчәк. Безнең максат — хәлләре шәптән булмаган гаиләләргә, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә үзләренә кул салу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмерләргә, балаларга, кыскасы, кризис хәлендә булып, ашыгыч психологик ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә булышу, балалар хокукларын һәм гаиләләр ныклыгын саклап калуда ярдәм итү.
Безнең телефонга шалтыратып, эчегезне бушатып кына калмыйсыз, психолог фикерен тыңлыйсыз, белгеч киңәшләрен аласыз. Болар бар да билгеле бер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәчәк.
— Шәһәр җирендә психологлар белән эшләү гадәткә кергән. Ә бездә кеше бер-берсен белә, шуңа күрә үз проблемаларын читкә чыгарырга курка да, ояла да. Дөресрәге, мәгълүмат таралудан шүрли.
— Телефон аша консультация бирү эшенең ике төп принцибы бар. Беренчедән, ул бушлай, икенчедән, мәгълүмат беркая да таралмый. Сезнең шалтырату аноним була ала. Исемегезне үзгәртеп тә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Без телефон номерын да, шалтыратучы белән киңәш бирүче арасындагы әңгәмәне дә язып бармыйбыз. Безнең өчен иң мөһиме — сезгә авыр, кирәк вакытта ярдәм итә алу. Шуңа курыкмагыз, шалтыратыгыз. Бөтен хәлдән дә чыгу юлын табып була. Сез җиңәчәксез.
— Ә шалтыратучылар бармы соң?
— Әлбәттә. Төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Ялгыз өлкән яшьтәге егет ярын таба алмый интегә, яшүсмерләр җавапсыз мәхәббәт утында яна, әти-әниләрне балалар проблемасы борчый, өлкәннәрнең үз мәсьәләләре җитәрлек. Һәрберсен игътибар белән тыңлыйбыз, киңәшебезне бирәбез, кирәк булганда консультациягә чакырабыз. Оялмагыз, курыкмагыз, шалтыратыгыз. Без сезнең белән.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз