Бу кешенең бөтен гомер юлын батырлык дисәк тә артык булмас
Мин газетабызның 14, 21 февраль саннарында дөнья күргән “Журналист блокноты”ннан сәхифәләрендә кибет басып йөргән каракны ничек тотулары турында язган идем. Анда гомерен кибетләр басуга багышлаган бурны эләктергән участок инспекторының исем-фамилиясен, белсәм дә, язмаган идем. Редакциягә ул үзе килде. Буш кул белән түгел, көндәлеген дә алып килгән.
– Ул участок инспекторы мин, Вәлиулла Гатауллин булам, – диде ул тыйнак кына. – Мин 7 колхозга, 35 авылга хезмәт күрсәтә идем, ниләр генә күрергә туры килмәде, 30 төрле эш йөкләнгән иде участок инспекторына.
– Шалашта засадада үзе генә калырга ничек курыкмады икән ул, дип гаҗәпләнүчеләр дә бар, – дим.
Ул җавап урынына 1970 елда Алабуга милиция мәктәбендә укыганда алган Дипломны күрсәтте. Ә анда әлеге бүләкнең курсант В.Ш.Гатауллинның кышкы спартакиада ярышларында самбо көрәше буенча иң җиңел үлчәүдә өченче урынны алуы язылган.
Башка бүләкләре дә күп ветеранның. 1962–1966 елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткәндә сугышчан һәм сәяси әзерлектә ирешкән уңышлары үрнәк дисцип-лина һәм яхшы хезмәте өчен алган грамотасы, күп тапкырлар “Арча районының иң яхшы
участок инспекторы” дигән исемгә лаек булуы, башка бүләкләре олы хөрмәт уята. Бөтен гомер юлын батырлык дип әйтсәм дә артык булмас.
Гатауллин Вәлиулла Шәйхулла улы 1941 елның 12 гыйнварында Ленинград өлкәсендәге Александрово дигән авылда туган. Әтисе безнең республиканың Мөслим районыннан, әнисе Башкортстаннан. Сугыш башланганда Вәлиуллага 5 ай була. Әтисен 21 июльдә сугышка алалар. Әниләре Мәпдүхә ике баланы алып (Мәрфугага 3 яшь) Башкортстанга кайта.
Әнисе әти-әниләре өенә кайтып егыла инде. Ә алар: “Үзебез дә сигез баш бит”, – дип, кабул итмиләр. Әни кеше балаларын алып иренең туган ягына, Мөслим районындагы Бүләк авылына кайтырга мәҗбүр була. Ә анда Шәйхулланың энесе Сәгыйдулла гаиләсе яши. Сәгыйдулла үзе сугышка алынган була. Хатыны Мосалия аларны үз йортларына сыендыра.
Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, балаларын калдырып әниләре үлеп китә. Вәлиулланы 1944 елда балалар йортына тапшыралар. Ул анда 1955 елга кадәр тәрбияләнә. Ул балалар йортында вакытта апасы Мәрфуга да үлгән була. Шулай итеп ул бу дөньяда япа-ялгыз кала.
8нче сыйныфны тәмамлагач малайны Казандагы махсус һөнәр училищесына урнаштырырга алып баралар. Әмма буе бәләкәй булгач кире кайтаралар. 9нчы сыйныфтан тагын алып баралар. Бу юлы буе җитә. Һөнәр мәктәбендә 2 ел слесарьлыкка укый.
1959 елда иптәш малае Фәнис Әюпов белән Үзбәкстанга китеп бара. Фәнисне бертуган апасы Әндиҗан шәһәренә яшәргә чакырган була. Өлкән апалары энеләрен, сеңелләрен бергә җыя икән. Фәнис мин анда үзем генә бармыйм, дигән. Вәлиулла аны кызганып, барырга була.
Вәлиулланы әлеге гаиләгә кабул итәләр. Ул слесарь булып эшкә урнаша. Буш вакытларында көрәш секциясенә йөри.
1961 елда Кемерово өлкәсендәге туганнарын күрү теләге белән Себергә юл ала.
Ленинск–Кузнецк шәһәрендә яшәүче Мөсәвәрә түткәсе белән 1955 елдан бирле хат алышкан була. Ул Вәлиуллага конвертка тыгып акчалар да җибәргәли. Менә шуларга килеп төшә, Мөсәвәрә түткәйнең Тельман исемле улы да була. Икенче улы Рөстәм армиядә хезмәт итә. Вәлиулла ремонт оешмасына слесарь булып урнаша. Бу шәһәрдә аның башка туган тиешле кешеләре яши икән, алар белән дә аралаша.
1962 елның сентябрендә Вәлиулланы совет Армиясе сафларына алалар. Поезд белән 10 тәүлек баргач Владивосток шәһәренә барып җитәләр. Анда кемне су өсте, барокамераны уңышлы үткәннәрне су асты флотына аералар. Вәлиулланы су астында йөзү отрядына җибәрәләр.
1975 елда мине район аучылар оешмасының рәисе итеп сайладылар. Районда аучылыкны алып баручы булып Миңһаҗ абый Низаметдинов эшли иде. Ул 1927 елгы, аларны сугышка кертмәгәннәр, әмма аңа 7 ел Германиядә хезмәт итәргә туры килгән. Штабта писер булган, 7 класс кына тәмамласа да, русча да бик яхшы белә, язуы искиткеч матур, гаять кешелекле, киң күңелле кеше иде. Хатыны Фәүзия апа турында да матур хатирәләрем бар, алар турында аерым язармын әле.
Миңһаҗ абый бервакыт мине поши, кабан ауларга чакырды. Итен дәүләткә тапшырырга тиешбез.
Безнең бригадада дүрт кеше – Бимәрдән абыйлы-энеле Федоровлар. Болар бар да урманда үскән кешеләр, минем кебек кырда йөргән аучы өчен урман – тайга кебек инде ул. Хәер, тайганы Бимәр урманнарыннан башлана, диләр бит. Утызар метрлы чыршылар арасында кычкырып караган булды, тавыш үзеңнән ерак китми.
Беркөнне менә шушы Бимәр урманына чыктык. Иван Федоров белән икебез урман эченә кереп киттек, ә калганнар бу урман өзелеп икенчесе башланган урынга “номерга” басарга тиешләр. Кыскасы, без аларга нинди дә булса җәнлекне куып алып чыгарга тиешбез.
Кар бик тирән, ботак-чатак арасыннан чаңгы белән барырбыз димә. Тәпиләп, билдән кар ерып атлыйбыз. Муенга ара-тирә чыршыларга кунган кар килеп төшә. Әй, “рәхәт” инде шундый чакларда. Берзаман минем алда гына чыршылар арасында нәрсәдер шатыр-шытыр килде, әмма шундый куелык, берни күрерлек түгел. Әйләнгәләп шул тавыш булган тирәгә чыктым, бер зур ата дуңгыз яткан булган икән. Мине сизеп шул кузгалып киткән. Нинди чытырманлыклар арасыннан үткәндә күзе дә чыкмый, корсагы да тишелми кабанның. Мамонтлар белән чордаш җанварлар, диләр аларны.
Менә бер-бер артлы аткан тавышлар да ишетелде. Аучыларыбыз алдында сузылып ятадыр инде кабаныбыз. Кар ера-ера урман кырыена чыктым, ә анда бер ят машина күренә, кешеләр дә арткан кебек. Якынлаштым, безнекеләр янында пөхтә киенгән, интеллигент кыяфәтле бер ир заты басып тора. Татарча исәнләштем, дәшми, усал күзләрен миңа терәгән бу. Русча исәнләшеп карадым, дәшми.
– Фәттахов син буласыңмы? – диде бу, ниһаять телгә килеп. – Документларыңны күрсәт!
– Иң беренче документларны сез күрсәтергә тиеш, минекеләр тәртиптә, – дим.
– Я первый секретарь Балтасинского райкома КПСС, депутат Верховного Совета ТАССР, – ди бу русчалап.
– Урманда беренче секретарь да, депутат та юк, – дидем, тыныч калырга тырышып. Шуннан бу рациягә тотынды: “Балтач милициясе! Тиз арада монда килегез, Фәттахов белән Низаметдинов тәртип бозалар”, – ди.