Ак куян, пакь куян...

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бервакыт үзебезнең “беренче” чакырды. “Казаннан бер дус завод директоры кайта. Пошига лицензияләре бар. Шуларны Яңа Ашыт авылына урнаштырып кайтырга кирәк, бергә барырбыз, теләсәң, кунып та калырсың.

Кайттылар болар, бер йортка урнаштылар. Чәйләр эчеп, кайтыр юлга чыктык. Дөресен әйткәндә, минем бер күрмәгән, белмәгән кешеләр белән каласы килмәде. Урманга кергәч хәйран гына кеше булып йөргәннәр дә йөгәннән ычкынгалый, кулларында мылтык бит әле аларның.

Кайтабыз шулай, караңгы төште. Бәхетсезлегенә каршыга бер куян очрады. Машинаны туктатырга әмер булды. Хуҗа кеше мылтыгын алып җыйды, ут яктысында сукыраеп калган бичара куянга төбәп атып та җибәрде. Алып салдылар моны. Минем йөрәк кысылып куйды, чөнки бу чып-чын браконьерлык иде. Гомерем буе шуларга каршы көрәшәм, шул турыда мәкаләләр язам, төн йокыларын калдырып рейдларга йөрибез. Шул ук вакытта күңелгә район хуҗасы өчен бер куян  жәлмени, дигән уй да килә.

Яңа Кенәргә җитәрәк эскертләр янында ике куян куышып йөри. Шул гына җитмәгән иде, башка урын беткәнме инде боларга? Гомерегез шунда бетәчәк бит инде сезнең...

Шоферга тагын туктарга әмер булды. Тик бу юлы минем түземлек беткән иде инде: “Туктама! – дидем мин, үземне үзем белешмичә. – Туктасаң Арчага җәяү кайтып китәм!”

Хәлнең болай көтелмәгән борылыш  алуына беребез дә әзер түгел иде. Машина туктамады, куяннар эскертләр артына кереп югалдылар. Алда авыр юл көтә иде. “Вәйт законник нашелся!” – диде “беренче” бераздан аңына килеп. – Берсе шоферга, берсе сиңа булыр иде куянның”.

– Миңа андый куян кирәк түгел, – дидем мин. – Мин ауга ак халат, чаңгы киеп чыгам. Бер куянның эзенә басам да йөрим, кичкә кадәр я куян, я мин арып егылам. Чын аучы җәяү йөрергә тиеш!”

Әлеге куяннар вакыйгасы минем тормышны шактый катлауландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International