Арча станциясендә яшәүче Госман Габдерәхимов Суслонгерда булган, сугышта катнашкан, гомер буе укытучы булып эшләгән
1943 елда Госман абый 10нчы сыйныфны тәмамлый. Сугышка повестка да озак көттерми. Әнисе аны: “Алдыңны-артыңны карап йөр, тәртип бозма, безнең йөзгә кызыллык китермә”, – дип озатып кала.
Госман Габдерәхимов Суслонгерга эләгә. Андагы хәлләрне сөйләп бетерә алмый. “Беткә түзәрлек түгел. Ач. Ашарга өч тапкыр бирәләр. Иртән уч төбе кадәр ипи белән чәй, көндез бер сынык ипи белән тагын чәй, кич кәбестә шулпасы. Озын землянкаларда яшибез. Уртада тимер мич. Чүплеккә чыгарып ташлаган бәрәңге кабыклары, балык кисәкләре тапсак, шул мичкә ябыштырып торып ашыйбыз. Алты тапкыр әни белән апа килде. Башта командирны бәхилләтәләр. Тегесе мине чыгарып сөйләштергән була. Алар алып килгән әйберләрне каптеркага куясың, икенче көнгә юкка чыга. Әйтергә ярамый, анда ефрейтор да үзен әллә кем итеп куя. Артыңа тибеп, җирдә үрмәләтеп йөртәләр. Дөресен әйткәнгә – гауптвахта. Авыллардан килгән таза егетләр ике атнада ябыгып, сугышу түгел, атлап йөри алмаслык хәлгә киләләр иде. Бик күп кеше ачтан үлде”, – дип искә ала.
Бәхетенә, ул анда озак тормый. Мәскәүгә алып китәләр. Мунча кертәләр, хәрби киемнәр бирәләр. Аннан Калинин өлкәсенә җибәрәләр. Юл буе эшелоннарын бомбага тоталар. Забелье станциясенә төшәләр, кичен – алгы сызыкка.
– 2нче Балтыйк буе фронтының 904 полкына эләктем. Җәяүләп бик күп юллар үтәргә туры килде. Литва, Латвияне урадым, Украинаны азат итүдә катнаштым, Польшага барып җиттем. Беренче тапкыр үлгән кешене күргәч, кызгана идем. Аннан күнектем, мәетләр өсләреннән дә атлап йөрергә туры килде. Немецлар яхшы коралланган, автоматлар белән. Ә безнең кулда күгәреп беткән мылтык. Рәхәтләнеп кырдылар, – дип искә ала Госман абый. – Польшада шул мылтыклар белән танкларга каршы тордык. Шунда каршыма гына снаряд килеп төште. Сул кул, сул аяк яраланды. Йөрәк турысына җитәргә дә аз гына калган булган.
Салкын гыйнвар ае була ул. Канга баткан килеш кар өстендә озак ята. Төнлә безнекеләр күреп алмаса, ни белән бетәр иде. Аны бер поляк йортына кертеп салалар. Мария исемле кызлары татар егетенә гашыйк була, кулыннан килгәннең барын да эшли. Кызның фотосурәтен әле дә саклый Госман абый. Тик аларның беренче һәм соңгы очрашулары була ул. Яраланган солдатны санчастька, аннан санбатка һәм госпитальгә алып китәләр. 1945 елның җәй башына ул өйгә кайта.
Гөлсинә Зәкиева